әлфия авзалова исемендәге фестиваль тарихында беренче тапкыр Гран-при бирелмәгән
“Бу - минем теләк, минем фикер”, - дип аңлаткан бәйгенең жюри рәисе Салават Фәтхетдинов. (Казан, 2 июль, "Татар-информ", "Актаныш"). Актанышта үткән Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль тарихында бере...
“Бу - минем теләк, минем фикер”, - дип аңлаткан бәйгенең жюри рәисе Салават Фәтхетдинов.
(Казан, 2 июль, "Татар-информ", "Актаныш"). Актанышта үткән Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль тарихында беренче тапкыр Гран-при бирелмәгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.
Бәйгедә Татарстан, Башкортстан республикаларыннан килгән үзешчән һәм профессионаллар катнашкан. Барлыгы 230 номер каралган. Төрле төбәкләрдән килгән яшь талантлары чыгышына жюри бәя биргән.
- Жюри әгъзалары: Татарстанның халык артисты, Башкортстанның һәм Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, Әлфия Авзалова фонды президенты – Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова (Авзалова), Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, композитор, җырлар авторы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ һәм ТР композиторлар берлекләре әгъзасы Риф Гатауллин, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, шагыйрь Мөхәммәт Мирза һәм башкалар.
Гала-концертта исә иң-иң дип табылган хореография, вокал, нәфис сүз осталары сәхнә тотты. I, II, III урынга ия булучыларны жюри вәкилләре тәбрик итеп, диплом, чәчәк гөлләмәләре, акчалата премияләр тапшырган. Дәвамы...
Фото: Ләйсән Тимерова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк