Әлфия Авзалова хакында берничә кызыклы факт
1. Егермегә якын үлән салып чәй әзерләргә яраткан. Үләннәрне җәй саен җыеп киптерә, аннан соң кыш буе чәен эчә. Сөтле чәйгә аз гына әче әрем сала торган булган.2. Спортны үз иткән. 2002 елда оныгы Әск...
1. Егермегә якын үлән салып чәй әзерләргә яраткан. Үләннәрне җәй саен җыеп киптерә, аннан соң кыш буе чәен эчә. Сөтле чәйгә аз гына әче әрем сала торган булган.
2. Спортны үз иткән. 2002 елда оныгы Әскәр Авзалов белән футбол буенча Дөнья Чемпионатының бөтен матчларын карап барган. Россия җыелма командасының җанатары булган.
3. Ижевскида гастрольләрдә чакта Михаил Боярский белән очраша. Бер кунакханәдә яшиләр, бер мәйданчыкта чыгыш ясыйлар.
4. Һәр иртә битләрен, гәүдәсен сап-салкын су белән юган.
5. Җырчы музыка аппаратурасының авыр кейсын гел үзе күтәреп йөргән, аны берәүгә дә ышанып тапшырмаган. Ул заман өчен музыка аппаратлары кадерле, кыйммәтле булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Fashion Iftar узды
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
-
Камал театрында «Башмагым» куелды!
Комментарий юк