Логотип
Хәбәрләр

Әлфия Авзалова музее ачылачак

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Россиянең атказанган, Татарстанның халык җырчысы Әлфия Авзалова музееның концепциясе эшләнелә. Бу хакта Татарстан Милли музее генераль директорның фә...

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Россиянең атказанган, Татарстанның халык җырчысы Әлфия Авзалова музееның концепциясе эшләнелә. Бу хакта Татарстан Милли музее генераль директорның фәнни-эзләнүләр буенча урынбасары Светлана Измайлова Татарстан Милли музеенда хәбәр итте.

Бүген Татарстан Милли музеенда Гыйльми советның киңәйтелгән утырышы булып узды. Светлана Измайлова музейның 2017 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм 2018 елга башкарылачак проектларны барлады.

“Татар халкының атаклы җырчысы Әлфия Авзалова исемен мәңгеләштерү уңаеннан Актаныш районында “Моң патшабикәсе” дигән музей ачылачак, - ди Светлана Измайлова. - Музейның фәнни концепциясе эшләнелгән. Хәзерге вакытта булачак музейның экспозиция материалларын максатчан туплау башкарыла”.

Белешмә:  Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында туган. Биш яшеннән ятим кала, әнисенең сеңлесе тәрбиясендә үсә. 1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә килә. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең алдынгы башкаручыларыннан берсе булып таныла.

Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен, 1960 елда җырчы “Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен” дигән Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ике тапкыр Хезмәт Кызыл байрагы орденына ия була. Әлфия Авзалова Татарстанның халык (1970), Россиянең атказанган артисты (1983), Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1992) исемнәренә лаек дип табыла.
Әлфия Авзалова 2017 елның җәендә вафат булды. Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк