Логотип
Хәбәрләр

Әлфия Йосыпова: Студентларны татар телендә иркен сөйләшә алырлык дәрәҗәгә юнәлтергә кирәк

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Әлфия Йосыпова студентларны татар телендә иркен сөйләшә алырлык дәрәҗәгә юнәлтергә кирәк дип исәпли.  Бу турыда ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрч...

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Әлфия Йосыпова студентларны татар телендә иркен сөйләшә алырлык дәрәҗәгә юнәлтергә кирәк дип исәпли.  Бу турыда ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

Бүген КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында аспирантларның X халыкара “Төрки халыклар сәнгате, тарихы һәм фольклоры” дип исемләнгән конгрессының пленар утырышы булды. Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова конгресста доклад белән чыгыш ясады. 

Халыкара конгресста Төркия, Азәрбайҗан, Кытайдан килгән галимнәр бар иде. Пленар утырышның башында Әлфия Йосыпова КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов исеменнән конгрессны оештыру эшендә тирән хезмәттәшлек белдергән өчен Әхмәт Айтач һәм профессор Осман Кундураҗыга рәхмәт хатларын тапшырды.

Министрлар кабинетының сектор мөдире, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин әлеге конгресста Исмәгыйль Гаспринскийның васыяте тормышка ашты дип саный.

“Беренче чиратта, Казан шәһәре төрки халыклар өчен кадерле шәһәр булган. Монда күп кенә халыкларның беренче китаплары, газеталары дөнья күргән. Шул исәптән, төрки тел белеме юнәлешендә дә XIX гасыр башларыннан ук тамыр җәйгән. Олы ихтирам белән Ибраһим Хәлфинне, Мирза Казимбәкне искә алабыз. Бүгенге конгресс – безнең күренекле мәгърифәтчебез, нәширебез Исмәгыйль Гаспралының васыятенең тормышка ашыруның бер юлы дип саныйм”, – диде ул.

Югары мәктәп директоры Әлфия Йосыпова "Татар-информ" хәбәрчесенә "хәзерге заман шартларында студентларны татар телендә иркен сөйләшә алырлык дәрәҗәгә юнәлтергә кирәк" дигән фикерен әйтте.

Шулай ук директор югары мәктәптә киләчәктә үтәләчәк планнар турында да сөйләде.

“2019 елда татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Якутия, Алтай, Казахстан һәм Кыргызстан университетлары белән бергә “Тел һәм төрки халыкларның мәдәнияте” дип аталган магистр программалары булдырачак. 2020 елда Россия, СНГ һәм Ерак Көнчыгыш илләренең студент һәм аспирантлары өчен тюркология буенча халыкара олимпиадасы үтәчәк. 2019 елда Төркия, Азәрбайҗан һәм башка илләрдән танылган тюркологлар өчен халыкара җәйге мәктәп оештыру, магистрлар өчен дөнья тюркологларыннан (М.Зәкиев, А.Дыбо, М.Өнәр, К.Конкобаев, Ф.Нуриева, Ф.Хисаметдинова һ.б.) онлайн-курслар булдыру күздә тотыла. Чувашия институты белән берлектә “Тюркология” дип исемләнгән фәнни лаборатория, шулай ук төрки телләрне (татар, казах, уйгыр һ.б.) өйрәнү курсларын үткәрүне ниятлибез. Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология институты базасында төрки телләрнең теле һәм мәдәнияте атналыклары да булачак”, – диде Әлфия Йосыпова.

Конгресс төрки телләрдә, рус һәм инглиз телләрендә бара. Конгрессның пленар утырышыннан соң, катнашучылар, чыгыш ясар өчен, төрле секцияләргә бүленде. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк