«Әлиф» спектакле Мексикада халыкара бию фестивалендә катнаша
Бүген “Әлиф” хореографик проекты егетләре һәм кызлары Мексикага халыкара хореография фестиваленә юл тотты. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә проектның администраторы Алена Батуллина хәбәр итте. “Әл...
Бүген “Әлиф” хореографик проекты егетләре һәм кызлары Мексикага халыкара хореография фестиваленә юл тотты. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә проектның администраторы Алена Батуллина хәбәр итте.
“Әлиф” хореографик спектакле Мехико шәһәрендә 6 август көнне күрсәтеләчәк. “Бүген труппа юлга кузгалды. Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, өч музыкант – Алмаз Әсхәдуллин, Руслан Габитов, Айдар Закиров, һәм өч вокалист – Татьяна Ефремова, Ләйсән Бикбаева һәм Илүсә Хуҗина бара. Композитор Эльмир Низамов шунда инде, труппа килгәнен көтеп тора”, - диде Алена Батуллина.
Труппаның Мексига бару юл чыгымнарын ТР Мәдәният министрлыгы күтәргән.
Нурбәк Батулла, биюче буларак, Мексикадан соң Лос-Анжелеста уздырылучы халыкара фестиваль-конкурска юл тотачак.
"Әлиф” хореографик спектакле Азәрбәйҗан халыкара театр фестивалендә, Санкт-Петербург халыкара контемпорари бию фестивалендә, Франциядә Россия мәдәнияте көннәрендә катнашты. Аның солисты Нурбәк Батулла “Алтын битлек” милли театр премиясенә лаек булды. Алда Казанда узачак Tatcult Fest заманча татар мәдәнияте фестивале көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк