Логотип
Хәбәрләр

«ӘЛИФБА»СЫЗ ТЕЛ БУЛМЫЙ!

Шунысы кызык: бер хәреф ясалышы белән дә, килеп чыгуы белән дә икенчесен кабатламый. Мәсьлән, «Л» хәрефе ләкләк йомыркасыннан килеп чыкса, «Ө»нең өчпочмак эчендә качканы ачыклана. Ә «Һ» бөтенләй һава шарын шартлаткач кына пәйда була. «У» урман ботакларына үрелгән булса, «Д» хәрефе дәү әнинең җепләренә чорналган.

Мин дөньяга ни өчен килгәнмен икән?.. Сезнең үзегезгә мондый сорау биргәнегез бармы? «Әлифба: хәрефләр дөньясында» спектаклен караганнан соң, татар әлифбасының авторлары тормыш юлы хәтердә калкып чыкты, фәлсәфи сораулар туа башлады.

Мин үзем моның турында еш уйланам. Кызык кына җаваплар табыла. Мәгънәле тормыш кичерәсе килә бит. Кешелек тормышын булмаса да, бер-ике язмышны яхшы якка үзгәртү, күңел җылысын бирә алу – үзе бәхет. 

Ниһаять, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында куелган «Әлифба: хәрефләр дөньясында» спектакленә барып, төрле яктан ишетелгән капма-каршы фикерләрне «тикшереп» кайтырга җай чыкты.

Комиссия тик тормый

Тормыш мәгънәсенең әлифбага нинди бәйләнеше бар дисезме? Татар әлифбасының авторлары – Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың язмышлары татар теленең бүгенге халәтен (проблемаларын) хәтерләтә. Ятим, үзгәрүчән, кирәксез. 

Ә икенче яктан карасаң, туган телләрне белү дәрәҗәсен арттыру максаты белән, өч ел элек Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе оешты. Комиссия ярдәме белән күп кенә оешмалар (шул рәттә – «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләре дә) төрле проектларны тормышка ашыра башлады. Шулай итеп 2020 елның ахырында «Күңелле әлифба» Youtube каналы булдырып, беренче видеолар чыгардык. Анда Г. Камал исемендәге дәүләт академия театры артисты – Алмаз Гәрәев һәм аның кызы Зөбәйдә нәниләрне татар әлифбасы белән маҗаралары сюжет аша таныштыра. Бу видеоларны 600 меңнән артык татар баласы каравына шатланмый түзә алмыйм. Зөбәйдәбез тиз арада күпләрнең дусты, иптәше, хәтта мәхәббәте булып өлгерде. 2021 елда, сабыйлар тел белән танышуны иң элек авазлар әйтә-әйтә, хәреф танырга өйрәнеп башлавын истә тотып, эшне дәвам иттек. Шулай итеп «Татмедиа» АҖ ярдәме белән «Күңелле әлифба» дип исемләнгән интерактив китап нәшер ителде. Тиз арада 3 мең данә басма сатылып та бетте. Нигездә аны күпләп, балалар бакчасының урта һәм олы төркемнәрендә тәрбияләнүче, булачак укучылар өчен алдылар. Китап нигезендә татар теле укытучылары дәресләр уздыра башлавы да сөенечле хәл булды. Китапны дәүләт тарафыннан бөтен татар балалар бакчаларына җиткерү, кызганыч, тормышка ашырылмаган хыял гына булып калды. Кирәксез дип табылды.

«Күңелле әлифба» проектын әзерләүне без Татарстандагы әлифба укыту методикасы белән танышудан башладык. Галимнәр, башлангыч сыйныф укытучылары, әти-әниләр белән аралашканнан соң татарда уртак методика булмавы ачыкланды. Аптырашта калдык. Шул вакыт тәҗрибәле тәрбияче-укытучылар замана мәктәпләре әле дә Вагыйзов, Вәлитова әлифбасы нигезендә үзләренең методикасын булдырулары һәм «кем ничек булдыра, шулай укыта» икәнен белдек. Менә ул ятимлек.

Бүген кече яшьтәге балалар белән аралашканнан соң, тел белү мәсьләсендә әллә нинди мактанырлык ирешүләр күренә дип әйтеп булмый. Эшнең дәвам ителүе генә сөендерә. Әлифбага нигезләнгән спектакль булдырырга карар кылган комиссия әгъзаларына афәрин! Нәниләребез өчен җиңел, шаян, милли тамаша килеп чыккан.

Г. Кариев театрның 35 нче юбилей сезонында тамашага барырга өлгермәгән, шуңа спектакль карауны көзгә кичектерүче яисә «барыргамы-юкмы», «балам аңламас» дип шикләнүче әти-әниләрнең төп сорауларына җавапларны бергәләп эзләргә тәкъдим итәм.

Ничә яшьтәге балалар өчен?

«Әлифба: хәрефләр дөньясында» афишасында «3+» дигән яшь чикләве күрдем. Татар телле 2 яшьлек бала аңлап караячак дип әйтә алам. Артистлар алдындагы мендәрдә, берүзе, тын да алмыйча карап утыручы курчак кадәр генә кызчыкның һәм янымдагы ханымның күкрәкләрен капшап аргач, тәмләп бармак суыручы, якынча яшь ярымлык сабыйның спектакльне башыннан ахырына кадәр игътибар белән каравы – сүзләремә дәлил булсын. Әгәр дә балагыз туган телендә авырлык белән сөйләшә икән (мондыйлар хәзер күпчелек), 4 яшьтән алып килегез. Ә хәрефләрне танучы 5-6 яшьлек зуррак балалар, тамашаны карап кына түгел, ә үзләре артистлар тәкъдим иткән интерактивта катнашып, күңел ачачак.

Тамаша нинди форматта бара?

Әйткәнемчә, бу интерактив спектакль. Артистлар төрле образларга кереп, балаларны милли җыр-биюләр, шигырьләр аша уенга чакыра. Бергәләп татар әлифбасының һәр хәрефен табып, аңа башланган сүзләр эзләү һәм зур китап формасында ясалган магнит тактага эләктереп куярга тәкъдим ителә. Бәби-спектакльләрдәгечә «Әлифба: хәрефләр дөньсында»да да яшь тамашачыга йомшак мендәр-пуфикларга, ә әти-әниләргә арттарак тезелеп торган урындыкларга утырып карарга мөмкин.

Артистлары, режиссёры кемнәр?

Төп рольләрне ике артист кына башкара. Алар 45 минут буе балаларның игътибарын төрле образларга кереп тота. Кариев театры артистлары − Фернат Насыйбуллин һәм Энҗе Яруллина бу авыр эшне җиңеллек белән, ләззәтләнеп башкара. Шулай ук артистлар афишада Казан тамашачысына рус ТЮЗындагы «Удивительный чердак» спектакле, К. Тинчурин театрында драматургия лабораториясендә язучы Зиннур Хөсниярның пьесасы нигезендә куелган эскизы аша таныш яшь режиссёр − Лилия Әхмәтҗанова белән беррәттән авторлар буларак күрсәтелгән. «Әлифба»да алмашып тагын ике пар артист – Ләйсән Большова һәм Илназ Хәбибуллин, Алсинә Закирова һәм Муса Камалов уйный.

Спектакль нәрсәгә өйрәтә?

Аваз-хәрефләр белән танышудан тыш нәни тиктормаслар кызыклы мәгълүмат ала: өчпочмак, чәк-чәк кебек милли ризыклар, «Сабантуй» бәйрәме белән таныша, «Мактанчык үрдәк», «Әпипә», «Чыршы» җырларын, «Ай кызы Зөһрә» риваятен, Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырен ишетә. Биредә Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете күренеп торган Татарстан һәм авыл йорты макетлары аерым мактауга лаек.

Шунысы кызык: бер хәреф ясалышы белән дә, килеп чыгуы белән дә икенчесен кабатламый. Мәсьлән, «Л» хәрефе ләкләк йомыркасыннан килеп чыкса, «Ө»нең өчпочмак эчендә качканы ачыклана. Ә «Һ» бөтенләй һава шарын шартлаткач кына пәйда була. «У» урман ботакларына үрелгән булса, «Д» хәрефе дәү әнинең җепләренә чорналган.

Әлифбасыз тел буламы?

Сәләй Вагыйзовның балачактагы исем-фамилиясе Сөләйман Хәлиуллин булуын күпләр белмидер. Хатын-кыз ире фамилиясен йөртүенә ияләшкән кешеләрне Вәлитова фамилиясе дә шикләндерер. 1937 елдан Арча педагогик көллиятендә хезмәт куйган «Әлифба» авторларларының исемнәрен тормыш үзе үзгәрткән. Самара өлкәсе Камышлы районының Татар Байтуганы авылында туучы Сөләйманны әтисе үлгәннән соң, әнисеннән аерып, асрамага бирәләр. Шулай итеп Сәләй Вагыйзов Гатат белән Гайшә Вагыйзовлар гаиләсендә тәрбияләнә башлый.

6 яшьлек Башкортстан кызы Рәмзия ятим калганнан соң, аны нәни энесе белән балалар йортына тапшыралар. Әтисе Гыйләҗетдин Баязитов танылган Рәмиевлар гаиләсеннән булганга, балаларның фамилияләре Вәлитовка үзгәртелә. 1936 елда Рәмзия Сәләйгә кияүгә чыгып, Вагыйзова була. Әмма ГУЛАГ лагерьләренә эләккән Вагыйзов янына барганнан соң, «халык дошманы» хатыны тамгасыннан котылыр, эшен, ике баласын саклап калыр өчен, кабат кыз фамилиясенә кайта. Телебез дә шундый мескен хәлдә бүген. Кем ничек тели, шулай үзгәртә... Кайвакыт һәр тел галиме үз кагыйдәсен булдырып, тарихта калу максаты белән эш итә сыман. Базарда кебек, кайсы ошый – шунысын сайла! Балалар түгел, олылар аңламас.

Үз оятыма, Вагыйзов-Вәлитова тарихларын мин узган елның көзе, «СалаваТИК» балалар төркеме белән Арча педагогик көллиятендә урнашкан «Әлифба» музеена, «Күңелле әлифба» җырын тәкъдим итәргә баргач, экскурсия вакытында ишетеп белдем. Шул вакытта башка төбәкләрдән Татарстанга очраклы рәвештә килеп урнашкан татар кардәшләрем белән горурлануым, соклануым истә калган. Бу ике галим, тормыш типкәләүләренә игътибар итмичә, 5 еллык эзләнүләрдән соң «Әлифба»ны төземәгән булса, бүген телебез нинди булыр иде? Һәр татарның беренче дәреслеген булдырганда, алар халкыбыз өчен зур хезмәт башкарулары, искитмәле мирас калдырулары турында уйлаганмы икән?

Татарның эчемне пошыручы бер гадәте бар. Аны халык «Татар башын татар ашар» дигән мәкаль аша үзе әйтеп биргән. Шуңа мин бу хәлне ничек тә үзгәртергә теләүче һәм «Әлифба»га, гомумән татар баласының телен саклап калыр өчен көн дә хезмәт куючы кеше буларак, үзебезнең Кариев театры директоры – Луиза Шаровага да, спектакльне әзерләүче һәр кешегә дә, мөхтәрәм комиссия әгъзаларына да, рәхмәт әйтәм. Эзләнүләрдән туктамаска! Бергәләп тә Вагыйзовлар дәрәҗәсенә җитә алмасак та, телебезне ятимлектән коткарып, кирәкле итәрбез, дигән өметтә яшик.

 

Авторы - Зилә Фәйзуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк