Логотип
Хәбәрләр

“Әлифчеләр” яңа мәдәният министрына теләкләрен җиткерде

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). “Алтын битлек” театр премиясе алган “Әлиф” яшь иҗатчылар берләшмәсе егетләре Татарстанның яңа мәдәният министрына теләкләрен җиткерде. Бу хакта...

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). “Алтын битлек” театр премиясе алган “Әлиф” яшь иҗатчылар берләшмәсе егетләре Татарстанның яңа мәдәният министрына теләкләрен җиткерде. Бу хакта алар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Әлиф” спектаклен әзерләүче иҗат төркеме белән үткән матбугат конференциясендә әйттеләр.

Матбугат чарасында проектның идея авторы һәм режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы Марсель Нуриев, композитор Эльмир Низамов һәм спектакльнең биючесе, “Алтын битлек” лауреаты Нурбәк Батуллин катнашты.

“Миңа калса, бүгенге заманда бик кирәкле сыйфат – үзгәрешләргә ачык һәм сыгылмалы булу. Чиновникның сүз башлагач “Юк” дип әйтүе канга сеңгән инде ул. Бу бит бөтен илһамны бетерә, бөтен инициативаны кырт кисә дә ата. “Юк” димәсеннәр, ярдәм итү ысуллары эзләсеннәр иде. “Юк”, дип әйтү бик җиңел бит ул”, - диде “Алтын битлек” лауреаты Нурбәк Батулла.

“Юк”та да бик зур энергия бар, - дип каршы төште “Әлиф” проектының идея авторы һәм Нурбәкне “Әлиф” сәхнәсенә чыгарган режиссер Туфан Имаметдинов. – “Юк” дип әйттеләр һәм без эшләдек”.

Әмма Нурбәк Батулла “Юк”ка каршы килеп бер тапкыр эшләп булуын әйтә: “Эш бит системада. Гел бушка эшләгәч инициатива бетә”, - ди ул.

“Минемчә, министр инициативалы кеше булырга һәм инициативалы кешеләргә игътибар бирергә һәм ярдәм итергә тиеш. Ул үзгәрешләрдән, яңаны ачудан курыкмасын иде, - дип сүзгә кушыла композитор Эльмир Низамов. - Яңа җыр, яңа спектакль, яңа театр, яңа сулыш, яңа дулкын. Сәнгать ул китапта яшәми, ул музей түгел, ул бүген, хәзер кайнамый икән, димәк, ул юк. Без музейда яшәргә теләмибез, без кайный торган Казанда яшәргә телибез. Без аны булдыра алабыз дип уйлыйм”.

“Безгә хәзер аралашуларга ачык булырга кирәк. Диалогларсыз бик кыен булачак. Без ябылсак, кешеләр дә ябыла”, - дип үз фикерен әйтә Марсель Нуриев.

“Позитив ният булырга тиеш. Халыклардан кала торган бердәнбер әйбер мәдәният булуын аңларга кирәк. Читкә чыксак та, беренче чиратта мәдәният белән горурланабыз. Без конкуренциягә бирешми торган мәдәният булдыра алсак, телебез дә, мәдәниятебез дә беркая да югалмаячак”, - дип оптимистик нотада тәмамлады сүзен Туфан Имаметдинов.

Искәртеп үтәбез, иҗатчы яшьләр берләшмәсе хәзер яңа проект әзерли. "Шамаил" проектының премьерасы 13 майга тәгаенләнгән.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк