«Җәлил укулары » Германиядән һәм Чехиядән кунаклар көтелә
18-19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм Чаллы дәүләт педагогика университетында узачак фәнни конференциягә Германиядән һәм Чехиядән кунаклар көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчес...
18-19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм Чаллы дәүләт педагогика университетында узачак фәнни конференциягә Германиядән һәм Чехиядән кунаклар көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә тулырак мәгълүматны Муса Җәлил музей-фатирының мөдире Нәзирә Фәттахова җиткерде.
Муса Җәлил музееның 35 еллыгына һәм аның көрәштәше Абдулла Алишның 110 еллыгына багышланган.“Конференция ике мәйданчыкта эшләячәк: 18 сентябрьдә Муса Җәлил музей-фатирында - Татарстан Республикасы Милли музее филиалында, 19 сентябрьдә – Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында. Без Германиядән һәм Чехиядән кунаклар көтәбез. Шуларның берсе - Штефан Тайлиг - Вустрау шәһәре Бранденбург-Прусс музее мөдире, Бранденбург музей ассоцияциясе идарәсе әгъзасы. Казан һәм Татарстанның дәүләт, муниципаль музейлары, фәнни һәм уку йортлары вәкилләре була”, - диде Нәзирә Фәттахова.
“Җәлил укулары ике телдә алып барылачак. Конференциянең максаты - Җәлилне һәм җәлилчеләрне популярлаштыру, пропагандалауны дәвам иттерү. Бу өлкәдә кызыксынулар кимемәсен иде, эзләнүләр алып барылсын иде. Моннан тыш мемориаль музейлар, аларның эшчәнлеге һәм үсеше хакында да сүз булачак”, – ди Нәзирә Фәттахова.
Айдар Галимов
Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Ялкын җитми!
-
Казанский Кремль запускает цикл тематических экскурсий
-
Җиңүчеләр билгеле!
-
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы 25 еллыгын билгеләп үтте
-
«Хәрефләр сихерчесе»
-
«ЛУЧ – 2023. Люди, умеющие чувствовать»
-
«Сәхнә» журналын вендинг аппаратлардан эзләгез! (адреслары)
-
«Иң күп укучы төбәк – 2023» бәйгесенә йомгак ясалды
Комментарий юк