Лилиана Газизова төрмәдә?
50 меңлек төргәкне табып алган кешенең тәрбиялелек һәм намус дәрәҗәсе никадәр югары булырга тиеш!
Америкада яшәп итүче җырчы Лилиана Газизова инстаграм сторизларында төрмә камерасы күрсәткәч, күпләр куркуга калды. Баксаң, Лилиананың иптәш кызы 50 мең акчасын югалткан. Алар тиз арада полициягә мөрәҗәгать иткән. Полиция бүлекчәсендә тиешле документлар тутырган арада, акчаның табылуы хакында хәбәр килә. «Бу сөенечле хәбәрдән иптәш кызым белән елап җибәрдек. Бар бит ул дөньяда игелекле, намуслы затлар», - дип яза Лилиана. Дөрестән дә, 50 меңлек төргәкне табып алган кешенең тәрбиялелек һәм намус дәрәҗәсе никадәр югары булырга тиеш! Әле төргәк хуҗасын табарга кирәк бит!Юлыңда гел яхшы кешеләр генә очрап торсын, Лилиана!Шундый кешеләр белән дөнья ямьлерәк, шулай бит?!
Фото җырчының шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк