Лилия Сәлахетдинова, гаилә коргач, тормышка карашы үзгәрүе турында әйтте

«Без кешенең терәк булуын көтәбез, ләкин иң элек үзең ышанычлы кеше булырга тырышырга кирәк», ‒ диде шагыйрә.

Шагыйрә, «Ярдәм» мәчетендәге проектларның кураторы, «Ярдәм» дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия эше буенча урынбасары Лилия Сәлахетдинова, кияүгә чыккач, тормышка карашы үзгәрүе турында әйтте.

«Әлбәттә, гаилә кору – ул бик җаваплы адым. Син үзең өчен генә түгел, парың өчен дә җавап бирәсең. Өйдәге җылылык, чисталык, пөхтәлекне саклау, иреңә ярдәм итеп тору мөһим. Гаилә тырышлык таләп итә», ‒ диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Лилия Сәлахетдинова мөнәсәбәтләрне дөрес итеп коруга карата да күзаллаулары белән уртаклашты.

«Без кешедән ярату көтәбез, ләкин, иң беренче, үзеңә ышанычлы кеше булырга тырышырга кирәк. Әлбәттә, кешене аңлый белү зарур. Әгәр дә һаман үзеңнекен генә «мин хаклы» дип сөйләп торсаң, булмый инде ул. Гел син хаклы була алмыйсың. Бөтен уйларын, холкын дөрес итеп кабул итәргә кирәк дип саныйм», ‒ диде шагыйрә.

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Фото: Султан Исхаков

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
859
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тинчурин театры яңа сезонын ача
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
707
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1164
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
934
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
729
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1093
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
775
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы