Өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәрләр турында ачык дәресләр башлана

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). 2017 елның 1 сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин белән оештырылган Бөтенроссия ачык дәресенең дәвамы буларак, «ПроеКТОриЯ» белән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәри навигация буенча ачык дәресләр циклы башлап җибәрә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә нинди һөнәрләргә ихтыяҗ зур булачак, кайсылары хезмәт базарыннан бөтенләй юкка чыгачак? Эш бирүчеләр нинди белгечләрне колач җәеп көтә? Карьера төзер өчен нәрсә эшли белергә кирәк? Галимнәр, вуз ректорлары, эшкуарлар һәм компания җитәкчеләре тематик дәресләрдә укучыларга әлеге һәм башка сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк.

Ачык дәресләр иртәнге 10да башлана һәм аларга илнең һәр төбәгендәге теләсә кайсы сыйныф кушыла ала. Чара «ПроеКТОриЯ» порталы аша турыдан-туры трансляцияләнә. Мәктәп укучылары портал һәм проектның социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә кунакларга сораулар бирә, тавыш бирүдә һәм конкурсларда катнаша, кайбер экспертлар белән аралаша, үз идеяләрен тәкъдим итә һәм белем бирү тесты үтә алачак.

Ачык дәресләрнең модераторы – күренекле сәнәгать дизайнеры, «киләчәк буенча белгеч» Владимир Пирожков.

Цикл 8 февраль көнне 10.00 сәгатьтә «Ризык турында ниләр беләсең?» дигән дәрес белән башлана.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
539
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
28 март 2023 - 09:54
278
0
0
"Апуш" - җиңүче!
22 март 2023 - 15:43
547
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
948
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
929
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
914
0
0
Кем бу?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы