Әлмәт театрының Казан гастрольләре башлана
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанда Әлмәт татар дәүләт драма театрының гастрольләре башлана. Бу юлы театр җитәкчелеге Казанган иң касса җыя торган яңа спектакльләрен...
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанда Әлмәт татар дәүләт драма театрының гастрольләре башлана. Бу юлы театр җитәкчелеге Казанган иң касса җыя торган яңа спектакльләрен алып килә. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева сүзләренә караганда, спектакльләр тулы залларда барачак.
Беренче ике спектакльгә билетлар сатылып беткән инде. Өченче спектакльгә генә сатуда азрак билетлар калган. Спектакльләр Тинчурин театры залында була.
Театр афишасында өч спектакль – Ярослава Пулинович пьесасы буенча Илгиз Зәйниев куйган “Син кайда идең?”, Илдар Хәйруллинның Зөлфәт Хәким пьесасы буенча куйган “Тыкрыкта булды бу хәл” спектакле һәм Илгиз Зәйниевнең авторлыгында һәм режиссерлыгында “Хыял йорты” спектакле. Соңгы икесе – театрның яңа сезон премьералары.
“Син кайда идең?” спектакле бүген Тинчурин театры сәхнәсендә 17.00 сәгатьтә башланып китә. Төп рольләрдә – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Камил Вәлиев һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк