Лолитаның чыгышы вакытында көтелмәгән борылыш булган
Германиянең Дюссельдорф шәһәрендә узган «Песня года» фестивале вакытында рус эстрадасының үзенчәлекле артисты Лолита Милявская чыгышы көтелмәгән борылышларга бай булган. Җырчы үзе дә бу хакта болай ди...
Германиянең Дюссельдорф шәһәрендә узган «Песня года» фестивале вакытында рус эстрадасының үзенчәлекле артисты Лолита Милявская чыгышы көтелмәгән борылышларга бай булган. Җырчы үзе дә бу хакта болай ди: «Минем чыгышым вакытында һәрвакыт планлаштырылмаган нәрсә булса да килеп чыга».
Иң беренче сәхнә янына бер егет килеп, хатынының әнисен (тещасын) туган көне белән котлавын сорый. Аның артыннан тагын берәү килеп, сәхнәдә сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясарга рөхсәт сорый.
Лолита исә бу егетләргә каршы килә алмый һәм 10000 кеше алдында аларның теләкләрен чынга ашыра. Афәрин!
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @lolitamilyavskaya
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк