Луара Шакирҗанова радио-телевидение алып баручыларының сөйләм телен тәнкыйтьләде
Берничә дистә елдан безнең татар теленең аһәңе бозылыр дип уйлыйм, диде сөйләм жанры артисткасы. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдире, сөйләм жанры артисты Луара Шакирҗанова,...
Берничә дистә елдан безнең татар теленең аһәңе бозылыр дип уйлыйм, диде сөйләм жанры артисткасы.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдире, сөйләм жанры артисты Луара Шакирҗанова, татар сөйләм теленең аһәңе югалуга борчыла. Ул радио-телевидение алып баручыларының сөйләм теле тәнкыйтьләде. Бу фикерен ул Николай Максимовның «Туган теләр» темасына ачык дәресеннәнсоң «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.
«Элек сәхнә, телевидение, радиодан ишетелгән татар телендә камиллек бар иде. Анда әзерлекле кешеләр килә иде. Сүзләрнең, авазларның әйтелешен бозып сөйләргә һич ярамады. Шундук шелтә белдерерләр иде. Анда без чын камил телебезне ишетә идек. Ә менә диалекталь сүзләрне кыстырып сөйләү бик табигый, халыкчан дип сөйләүләр минем эчемне пошыра», - диде Луара Шакирҗанова.
Марат Мөбарәкшин
Фото «Татар-информ»
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181789/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк