Ләйлә Дәүләтова котлаулар кабул итә!
Инстадөньяда көн дә ниндидер яңалык булып тора. Артистларның шәхси тормышыннан соңгы хәбәрләрне беләм дисәң дә шунда бер керү җитә.
Инстадөньяда көн дә ниндидер яңалык булып тора. Артистларның шәхси тормышыннан соңгы хәбәрләрне беләм дисәң дә шунда бер керү җитә.
Шагыйрә, танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова соңгы арада социаль челтәрләр тормышыннан берникадәр читләшеп торды. Баксаң, моның җитди сәбәбе дә бар икән. Ләйлә Дәүләтова кияүгә чыгып, гаилә тормышы башлап җибәргән. «Мин тулысынча гаиләмә чумдым. 20 ел буена «Адәм белән Һава» тапшыруларын эшләп, гашыйк парларны өйләнештереп йөргәндә үземнең гаиләм юк иде. Ә хәзер мин матур гаилә хуҗабикәсе булып эшлим. Яңа эшем миңа бик ошый», – дип шатлыгын уртаклаша шагыйрә.
Комментарийларда язылучылары Ләйлә Дәүләтовага матур, тигез тормыш теләп, ихлас котлауларын язып калдырганнар. Котлауларга без дә кушылыйк, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк