«Мәдәният» илкүләм проекты буенча яңа китапханәләр һәм мәдәният йортлары ачылды
2019 елда «Мәдәни мохит» төбәк проекты һәм «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 52 объект файдалануга тапшырылды, ә ел азагына кадәр тагын 9 объектта төзелеш һәм ре...
2019 елда «Мәдәни мохит» төбәк проекты һәм «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 52 объект файдалануга тапшырылды, ә ел азагына кадәр тагын 9 объектта төзелеш һәм ремонт эшләре төгәлләнергә тиеш.
Әлмәт, Алексеевск һәм Минзәлә районнарында өч мәдәният йорты төзелеше төгәлләнеп килә. Проектны гамәлгә ашыру ярдәмендә кино карау шартлары да яхшыра, мәсәлән, Алабуга һәм Яңа Чишмәдәге 2 кинозалда, шулай ук Осиново бистәсендәге 4 шәхси залда яңа җиһазлар урнаштырылды.
Моннан тыш, Татарстанда ике модель китапханә пәйда булды, алар Яшел Үзән һәм Кукмара районнарында ачылды. Андый яңа буын китапханәләрдә абунә һәм уку залы гына түгел, ә балалар зонасы, фикер алышулар мәйданчыгы, китаплар алмашу – буккроссинг зонасы да бар. Модель китапханәләрдә тыныч кына аулакта китап уку урыннары булдырылган, заманча мәгълүмати технологияләр файдаланыла.
Фото: Т. Волкова рәсеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
25 март - Мәдәният хезмәткәрләре көне!
-
Камал театрының яңа бинасында беренче премьера!
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Fashion Iftar узды
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
Комментарий юк