Мәдинә Гайнуллина: «Миллион сум акча бирсәләр дә, күкрәкләремне күрсәтмәс идем. Минем балаларымның ризыгы ул»
– Үзеңне матур диеп саныйсыңдыр бит? – Мин курыкмадым бит инде – аркамны күрсәттем. Интернетта яздылар: «Тантана»ны артын күрсәтеп алды, Казахстанда приз алды, анда алдын күрсәткәндер», диделәр. Мора...
– Үзеңне матур диеп саныйсыңдыр бит?
– Мин курыкмадым бит инде – аркамны күрсәттем. Интернетта яздылар: «Тантана»ны артын күрсәтеп алды, Казахстанда приз алды, анда алдын күрсәткәндер», диделәр. Мораль чикләүләрем бар минем – актриса буларак түгел, Мәдинә буларак. Алларны, интим әйберләрне күрсәтү... бик интим бит инде ул. Арканы күрсәтүем өчен, беләсезме, мин үземне ничек акладым? Хатын-кызлар аркасы ачык күлмәкләр кия. Хатын-кыз аркасы – ул матур. Хатын-кыз аркасы төшерелгән бик күп картиналар бар. Мин шул картиналарны карадым. Алар эстетик яктан матур. Рәссамнар картиналар язганнар... Ниндидер миллиардерлар сатып алганнар картиналарда – хатын-кыз аркасы, аның силуэты, рельефы төшерелгән. Моның бернинди дә начарлыгы юк. Үземне шулай акладым. Ә алны...
– Ә күкрәгеңне күрсәтмәс идеңме?
– Миллион сум акча бирсәләр дә, күрсәтмәс идем. Юк! Минем күкрәкләрем матур. Минем балаларның ризыгы ул. Мин шулар белән өч баһадир баламны имезеп үстердем. Өч бала имезсәм дә, алар матур. Әмма мәңге күрсәтмәс идем.
Автор: Рузилә Мөхәммәтова
Фото: Салават Камалетдинов
Бу хакта тулырак:Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк