Мәгариф һәм фән министры педагогларны “икенчел” эштән бушатырга вәгъдә бирде

(Биектау, 5 февраль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген Биектауның 1нче мәктәбендә узган киңәшмәдә Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов педагогларны үз укучыларына күбрәк игътибарлы булырга чакырды. Ул укытучыларны икенчел эштән мөмкин кадәр күбрәк азат итәргә тырышачагын белдерде.

“Беренчел эш – укучы һәм укытучы. Без барыбыз да укучылар белән шөгыльләнергә тиешбез. Без балаларны теләсә-нәрсәгә өйрәтергә тырышабыз, бары тик мәктәп программасына гына түгел”, – дип билгеләп үтте вице-премьер.

“Без әхлакый яктан бүгенге көн кебек начар яшәгәнебез юк иде. Әйдәгез, тормыш кыйммәтләрен кайтарыйк”, - диде министр.

“Бүген безнең укучылар хуҗасыз. Укытучы ни белән генә шөгыльләнми. Укучылар бездән мәгълүматлырак, алар артыннан җитешеп булмый. Укучылар белән шөгыльләнегез”, - диде ул.

Министр фикеренчә, универсаль укучыны аның белән укытучы шөгыльләнгәндә генә тәрбияләп була. “Ул кызыксынучан булачак, проблеманы хәл итүдә каян, нинди мәгълүмат алачагын беләчәк. Без аларны системага әзерләргә тиешбез”, - дип йомгаклады Борһанов.

татар-информ

Фото: архив/Рамиль Гали

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
534
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
28 март 2023 - 09:54
221
0
0
"Апуш" - җиңүче!
22 март 2023 - 15:43
499
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
892
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
876
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
859
0
0
Кем бу?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы