Мәгариф һәм фән темасын яктырткан иң яхшы язмаларга V республика бәйгесе башлана
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республикада мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләренә «Классная работа!» – «Сыйныф эше!» бәйгесен башлап җибәрә. Бу хакта министрлыкның ма...
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республикада мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләренә «Классная работа!» – «Сыйныф эше!» бәйгесен башлап җибәрә. Бу хакта министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итә. Бәйгедә массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар катнаша ала.
Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән өлкәсендәге юнәлешләрнең үсешен кызыклы итеп һәм объектив рәвештә яктырту һәм шулай ук бәйге материалларына куелган таләпләргә туры килү – бәйгедә катнашуның төп шарты.
Бәйгенең жюри составына мәгариф идарәләре вәкилләре, медиакоммуникацияләр өлкәсе һәм җәмәгатьчелек белән эшләү белгечләре һ.б. җәлеп ителә.
Бәйгегә тәкъдим ителгән материаллар 2018 елның 1 гыйнварыннан алып 30 ноябренә кадәр матбугат чараларында бастырылган яисә эфирга чыккан булырга тиеш.
«Классная работа» – «Сыйныф эше!» бәйгесе ТР мәгариф һәм фән системасын яңарту барышы турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, укытучы хезмәтенә уңай караш формалаштыручы һәм педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүче журналист иҗатының иң яхшы үрнәкләрен табу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.
Фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
Комментарий юк