Мәгариф министрлыгы татар телен өйрәнү буенча өр-яңа методика тәкъдим итә
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре татар телен өйрәнү буенча яңа методика үзләштерүдә тәҗрибә сыный. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр ...
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре татар телен өйрәнү буенча яңа методика үзләштерүдә тәҗрибә сыный. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима әйтте.
“Мәгариф министры Рафис Борһанов тәкъдиме белән, татар телен өйрәнү буенча өр-яңа методика булдырылды. Ул “140 сүз” дип атала. 15 июньгә беренче татар теле дәресе билгеләнгән. Аны министрлыкның югары составыннан алып, һәр хезмәткәр укыячак.
Лариса Сулима сүзләренчә, әлеге методика нигезендә, татарча сөйләм телен кыска вакыт аралыгында өйрәнеп булачак.
“Без беренче мәлдә әлеге дәресләрне үзебезнең министрлык өчен үткәрәбез. Соңрак исә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне дә яңача укытуга тартачакбыз”, - диде Мәгариф министры урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк