Мәгариф министрлыгы татарча сорауга русча җавап бирүне очраклы хәл дип аңлата
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Татар телен белгән япон егете Юто Хишияма Татар теленнән халыкара олимпиаданың Оештыру комитетына татарча юллаган сорауга русча җавап бирүләрен хәбәр итә. Бу хакта егет үзенең Фейсбук аккаунтында язды...
Татар телен белгән япон егете Юто Хишияма Татар теленнән халыкара олимпиаданың Оештыру комитетына татарча юллаган сорауга русча җавап бирүләрен хәбәр итә. Бу хакта егет үзенең Фейсбук аккаунтында язды. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы бу хәлне очраклык дип аңлата.
«Карагыз әле, минем дустым татарча хатасыз язган сорауга нинди җавап бирделәр», - дип яза Юто Хишияма һәм дустының Оештыру комитеты белән язышуы скриншотын күрсәтә.
Ютоның бу хәбәреннән соң социаль челтәр кулланучылары татар теленнән халыкара олимпиаданың оештыру комитеты мөрәҗәгатьләргә татарча җавап бирмәве турында фикер алыша башлады.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгында «Татар-информ» хәбәрчесенә Ютоның дусты белән килеп чыккан бу хәлне очраклылык дип атадылар. «Юто Хишияманың соравы Олимпиаданың дистанцион этапы турында иде, ә ул этап Казан федераль университеты карамагында уза. Юто Хишиямага җавап биргән кеше - Казан федераль университетының рус техник хезмәткәре генә», - диде министрлыкның Милли мәгариф идарәсе әйдәп баручы киңәшчесе Гөлия Мусина.
«Сорау ял көненә туры килгәнгә күрә, эштә техник хезмәткәр генә булган, ул оператив рәвештә җавап биргән», - дип аңлатты ул.
«Мәгариф министрлыгы чит ил олимипиадада катнашучылар белән эшне тәүлек дәвамында татар телендә генә алып бара», - ди Гөлия Мусина.
Юто Хишияма 1990 елда Япониянең Канагава префектурасында туа. 2011 елда татар җырларын ишетеп, татар теле белән кызыксына башлый һәм аны өйрәнергә тотына. 2014 елда татар теленнән халыкара олимпиадада җиңә. Ике ел Казан федераль университетының магистратурасында укый. Хәзерге вакытта Япониядә татар телен укыта.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Комментарий юк