«Мәңгелек буран» премьерасына 1 көн калды!
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
4, 5, 6 һәм 7 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Ч.Айтматовның "Гасырдан да озын көн" романы буенча куелачак "Мәңгелек буран" спектакленең премьерасы уза. Спект...
4, 5, 6 һәм 7 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Ч.Айтматовның "Гасырдан да озын көн" романы буенча куелачак "Мәңгелек буран" спектакленең премьерасы уза. Спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Геннадий Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов, балетмейстер - Сәлимә Әминова.
«Гасырдан да озын көн…» - Чыңгыз Айтматов иҗатында шактый мөһим урынны алып торучы әсәрләрнең берсе. Төрле вакыт аралыкларын һәм сәнгати чараларны берләштергән, фантастика, мәсәлләр һәм реализмга корылган, маңкортлар хакындагы билгеле легенданы, данлыклы ак дөя Каранар токымын яктыртуны үз эченә алган роман бүгенге көндә дә актуаль.
Спектакльдә катнашалар: Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Айдар Хафизов, Рүзия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артистлары Минвәли Габдуллин, Алмаз Сабирҗанов, Миләүшә Шәйхетдинова, Фәнис Сафин, Гөлчәчәк Гәйфетдинова, Айрат Арсланов, Фәнис Җиһанша, Рамил Вәҗиев, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм яшь артистлар Алмаз Борһанов, Айгөл Шәкүрова, Илнур Закиров, Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Алмаз Гәрәев, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Эльвир Сәлимов, Гүзәл Гюльвердиева, Ирек Кашапов.
Чыганак: kamalteatr.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
12 сентября 2025 - 11:25
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
10 сентября 2025 - 14:00
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
9 сентября 2025 - 15:00
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
7 сентября 2025 - 10:00
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
4 сентября 2025 - 16:00
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
1 сентября 2025 - 10:00
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
31 августа 2025 - 14:19
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк