“Мәйдан” каналы “ТНВ”га кушыла

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Мәйдан” каналы “ТНВ”га кушылачак. Бу хакта бүген “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов, матбугат очрашуында алда көтеләчәк яңалыклар турында сөйләгәндә әйтте.

“Мәйдан” каналы да безгә кушылды. Безгә һәрвакыт: “Сездә җырлыйлар да, бииләр генә” дип әйтәләр иде. Менә хәзер җыр-биюләр “Мәйдан”да, ә “Татарстан Яңа Гасыр”да күбрәк икенче төрле программалар булачак”, – диде Әминов.

“Яңа Гасыр” җитәкчелеге кушылуның уңай якларын гына күрә.

“Мәйдан” безнең белән эшләргә җайлырак дип килде. Бу адым чыннан да кирәк иде. Бергәләп эшләргә һәрвакыт җиңелрәк”, – диде Илшат Әминов. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1025
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мине алдау җиңел түгел!"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
320
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
714
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
722
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
695
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1186
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы