Мөселман балалар Сабан туенда баш Батырга махсус бүләк бирәкчәкләр
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
15 июльдә Балтач районының Бөрбаш авылында республика күләмендә мөселман балалар Сабан туе уздырылачак. Әлеге күркәм чара быел унберенче тапкыр үткәрелә. Балалар Сабан туен оештыруда Балтач районы има...
15 июльдә Балтач районының Бөрбаш авылында республика күләмендә мөселман балалар Сабан туе уздырылачак. Әлеге күркәм чара быел унберенче тапкыр үткәрелә. Балалар Сабан туен оештыруда Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев башлап йөри. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.
Сабан туенда шулай ук чит төбәкләрдән дә мөселман дини оешма вәкилләре - Ульяновск, Самара, Киров өлкәсе, Мари Эл, Чуваш Республикалары мөселманнарының да кунак булуы көтелә. Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән: ир-атлар - түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан булалар. Өйлә вакыты җиткәч, җәмәгать белән намаз укыла. Узган ел бәйрәмгә килгән кунакларны сыйлау өчен ун чиләкле ун казан пылау пешерелгән иде.
Сабан туе балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, шигырьләр сөйләве белән үрелеп барачак.
Бәйрәмдә балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлый торган чаралар оештыру каралган. Моңардан тыш, 35, 50, 65 килограммга кадәрге һәм аннан югарырак үлчәү категорияләрендә балалар арасында көрәш бәйгесе булачак. Баш Батырга – скутер, беренче урынга – тизйөрешле велосипед, башка урыннарны яулаучыларга велосипедлар биреләчәк. Моннан тыш, Сабан туенда төрледән-төрле 17 ярыш оештырылачак.
- Мөселман балалар Сабан туе 15 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында уздырыла. Башлана 10.00 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк