Мөселман яшьләре “Гакыйдә мәктәбе”нә җыела
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Диния Нәзарәте 31 гыйнвар – 4 февраль көннәрендә Болгар шәһәренең “Ак мәчет” территориясендә яшьләр өчен традицион “Гакыйдә мәктәбе” үткәрә. Бу хакта Дин...
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Диния Нәзарәте 31 гыйнвар – 4 февраль көннәрендә Болгар шәһәренең “Ак мәчет” территориясендә яшьләр өчен традицион “Гакыйдә мәктәбе” үткәрә. Бу хакта Диния Нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чара барышында гакыйдә фәне буенча дәресләр һәм кичке очрашулар узачак. Мәктәпкә төп укытучы буларак чакырылган Әбу Гали Габдеррәшид Әл-Әшгари Әл-Хәнәфи “Акыда ат-Тахавиййя” китабы буенча белем бирәчәк. Укудан буш вакытта саф һавада актив уеннар, спорт ярышлары, “Ак мәчет”тә бергә җыелып намазлар уку, Болгар тыюлыгына экскурсия, Болгар академиясендә белем бирүче Габдерраззак Сәгъди һ.б. белән очрашулар үткәреләчәк һәм алар гыйлем алуның фазыйләтләре, яшьләр – олылар арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләячәк.
31 гыйнвар көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында 12.30 сәгатьтә “Гакыйдә мәктәбенең” ачылышы узачак. Гакыйдә буенча укуларга бару өчен 40 кеше сайлап алынды. Катнашырга теләүчеләрнең саны йөздән артык булды.
“Гакыйдә мәктәбе” тәмамлангач, Әбу Гали Әл-Әшгари имтихан уздырачак, шулай ук катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак. Оештыручылар әлеге чарада катнашучылар өчен эш дәфтәрләре әзерләде, анда көн тәртибе күрсәтелгән, хәдисләр китерелгән, Аллаһының күркәм исемнәре бирелгән. Барлык катнашучыларга да “Хозур” нәшриятында чыгарылган “Акыда ат-Тахавийя” китаплары таратылачак.
Фото: dumrt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк