Мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- Telegram
Россиядә барлыгы 20 миллион мөселман яши, 7 меңнән артык мәчет һәм намаз кылу урыны бар. (Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). Бүген мөселманнар Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсен - Рамазан аенна...
Россиядә барлыгы 20 миллион мөселман яши, 7 меңнән артык мәчет һәм намаз кылу урыны бар.
(Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). Бүген мөселманнар Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсен - Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә торган Гайдел-фитр, ягъни Ураза гаетен бәйрәм итә.
Гайдел-фитр, ягъни Ураза бәйрәме, икенче төрле итеп әйткәндә Ураза гаете Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә. Ураза гаете һәм Зөлхиҗҗә аенда уздырыла торган Гайдел-әдха, ягъни Корбан бәйрәме Исламдагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе.
Мөселманнар Рамазан аенда Ураза тотканнан соң, җомга иртәсендә мәчетләргә җыелып намаз укый, аннары туганнары, якыннары белән бергә табыннарга утыра. Ураза гаете Россиянең һәр төбәгендә, сәгать поясына бәйле рәвештә, төрле вакытта уза. Ураза бәйрәм өч көн дәвам ителә. Татар халкында Ураза гаетендә табынга коймак пешерү гадәте бар, аны "Гает коймагы" дип тә атыйлар.
Кырым, Адыгея, Башкортостан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачәй-Черкес республикаларында, шулай ук Татарстанда да Ураза бәйрәме ял көне. Рәсми мәгълүматлар буенча, илдә барлыгы 20 миллион мөселман яши, 7 меңнән артык мәчет һәм намаз кылу урыны бар.
Футбол чемпионаты узу сәбәпле, быел бәйрәм итүчеләр былтырга караганда күбрәк булыр дип исәпләнә.
Авыл җирлегендә бәйрәм намазы кояш чыгып 30 минут узуга, ә республика шәһәрләрендә гает намазы иртәнге сәгать җидедә (07.00) укылачак. Башкалабыз Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Габдулла Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. 6 сәгать 40 минутта мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Мөфти вәгазеннән соң сәгать 7.00дә мөселманнар гает намазын кылачак һәм алга таба хөтбә укылачак. Гает намазыннан соң кунакларны Галиев мәчетендә коймаклар белән сыйлаячаклар, дип хәбәр ителә Диния нәзарәте сайтында.
"Яңа Гасыр" каналы бәйрәмнән туры трансляция алып барачак. Ул 6:40 сәгатьтә башлана.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов Мәскәүдә 250 мең кеше иртәнге намазга килер дип фаразлый. Аларның 120-130 меңе Җәмигъ мәчетенә килер дип көтелә.
Бәйрәм узу сәбәпле, Мәскәү мәчетләре янында юллар ябыла. Мәчетләргә документларны тикшереп һәм детектор аша кертәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 октября 2025 - 10:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
2 октября 2025 - 12:00
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
26 сентября 2025 - 15:00
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
25 сентября 2025 - 22:00
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
23 сентября 2025 - 14:00
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
21 сентября 2025 - 21:00
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
18 сентября 2025 - 11:00
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк