Мәскәүдә Илһам Шакировны искә алу кичәсе узачак
27 октябрьдә Мәскәүнең Союзлар йорты Колонналы залында мәшһүр татар җырчысы, Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировны искә алу кичәсе узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Фед...
27 октябрьдә Мәскәүнең Союзлар йорты Колонналы залында мәшһүр татар җырчысы, Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировны искә алу кичәсе узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җырчы истәлегенә концертлар циклын Рәшит Ваһапов фонды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештыра.
Искә алу кичәләре күптән түгел арабыздан киткән бөек җырчының истәлеген мәңгеләштерү, аның иҗади мирасын өйрәнү һәм пропагандалау, шулай ук татар мәдәниятен алга таба үстерү, милли бердәмлекне ныгыту максатыннан Казан, Уфа һәм Мәскәү шәһәрләрендә узачак.
Концертның программасы Илһам Шакиров репертуарындагы иң яхшы әсәрләрне үз эченә ала.
Фото: tatmsk.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк