Мәскәүдә Сабан туе көне билгеле булды
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Мәскәүдә Сабан туе көне билгеле булды. Бу турыда 4 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Мәскәү шәһәре Татар милли мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы с...
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Мәскәүдә Сабан туе көне билгеле булды. Бу турыда 4 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Мәскәү шәһәре Татар милли мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы советы утырышында игълан ителде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Быел Мәскәүдә Сабан туе бәйрәме 21 июльдә узачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Утырышта «Татар кызы» төбәк (Мәскәү) бәйгесен үткәрү һәм автономиянең быелның 9 маенда Үлемсез полк акциясендә катнашуына бәйле мәсьәләләр хакында да фикер алышканнар.
Татар мәдәнияте үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов «Күпмилләтле Мәскәү – киң күңелле күршеләр шәһәре» проектын гамәлгә ашыру һәм Пионерлар сараенда узган Татар мәдәнияте көннәре турында хисап тоткан. Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев Г.Тукайның туган көнендә – 26 апрельдә шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу турында мәгълүмат бирде һәм автономинең секретарь-референты Зөлфирә Ильясовага герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан истәлек медале тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк