Логотип
Хәбәрләр

Мәскәүдә Татар мәдәнияте көннәре уза

Фестиваль халык иҗаты байлыгы һәм матурлыгы белән таныштыру, балаларны һәм яшьләрне мәдәни мираска тарту максатыннан үткәрелә. 17 февральдә Мәскәү Пионерлар сараенда Татар мәдәнияте көннәре узачак. Б...

Фестиваль халык иҗаты байлыгы һәм матурлыгы белән таныштыру, балаларны һәм яшьләрне мәдәни мираска тарту максатыннан үткәрелә.

17 февральдә Мәскәү Пионерлар сараенда Татар мәдәнияте көннәре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальне Милли иҗтимагый оешма ярдәмендә Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты үткәрә.

Фестиваль халык иҗаты байлыгы һәм матурлыгы белән таныштыру, балаларны һәм яшьләрне мәдәни мираска тарту, мәдәниара элемтәне үстерү максатыннан үткәрелә.

Пионерлар сарае фойесында Мәскәүнең Татар милли үзәге музее экспозициясе тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук татар эстрадасы катнашында зур концерт оештырылачак.

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021