Логотип
Хәбәрләр

Мәскәүдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар ачыла

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Мәскәүдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар ачыла. Курсларга, ничә яшьтә булуга карамастан, һәркем языла ала. Беренче дәрес 7 феврал...

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Мәскәүдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар ачыла. Курсларга, ничә яшьтә булуга карамастан, һәркем языла ала. Беренче дәрес 7 февраль көнне 20:00 сәгатьтә узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә курсларны оештыручы Ринат Азисов хәбәр итте.

Оештыручы Ринат Азисов сүзләренчә, курсларга йөрүчеләр татар телендә аңларга һәм сөйләшергә өйрәнәчәк.

“Мин курсларда нинди аудитория булуын аңлар өчен, яшь катламнарына бүлмичә, барлык халыкны да чакырырга булдым. Олы һәм урта яшьтәге кешеләрне бер төркемдә укытып була дип саныйм. Мәктәп балалары да килсә, алар өчен махсус аерым төркем ачарга туры киләчәк. Беренче чиратта, курсларга йөрүчеләр татарча аңларга һәм сөйләшергә өйрәнәчәк. Бу курслар телне белмәгән, яки татарча аңлаган, әмма сөйләшә алмаган кешеләр өчен файдалы булыр, дип уйлыйм”, - дип сөйләде Ринат Азисов.

Дәресләрне Татарстанда туып үскән, татар теле буенча күп кенә олимпиадаларда җиңгән Илдар исемле егет алып барачак.

Мондый курслар алдан да уздырылган. Аларны Мәскәү татарларының Көньяк-көнчыгыш мохтарияте рәисе Гаяз Ямбаев оештырган. Берничә елдан соң, бу курсларны яңадан булдырырга кирәк, дигән карар кабул ителгән.

татар-информ

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021