Мәскәүдә «Татарстан ветераннары» дигән фотокүргәзмә ачыла
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). 27 апрельдә Мәскәүнең «Фотоцентр» берләшмәсе галереясында Казан фотографы, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Россия Фоторәссамнар берлеге әгъзасы Ф...
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). 27 апрельдә Мәскәүнең «Фотоцентр» берләшмәсе галереясында Казан фотографы, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Россия Фоторәссамнар берлеге әгъзасы Фәрит Гобәевнең «Җиңү. Бөтен кешегә дә бер» дигән күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Экспозициядә Татарстаннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тулы форматлы 45 иң яхшы портреты тәкъдим ителәчәк.
Фәрит Гобәевнең геройлары – Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре. Ул аларны, рәсми интерьерлардан баш тартып, өйләрендә төшергән.
Экспозиция Бөек Җиңүнең – 73, Сталинград сугышының тәмамлануына 75 ел тулуга багышланган «Безнең Җиңү!» фотокүргәзмәсе кысаларында тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә 13 майга кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк