Логотип
Хәбәрләр

“Мәскәү” мәдәният үзәгендә беренче концертны татар альтернатив музыка вәкилләре бирде

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанның яңартылган “Мәскәү” үзәге сәхнәсендә беренче концертны татар альтернатив музыка вәкилләре бирде. Yummy Music лейблының 6 еллыгына багыш...

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанның яңартылган “Мәскәү” үзәге сәхнәсендә беренче концертны татар альтернатив музыка вәкилләре бирде. Yummy Music лейблының 6 еллыгына багышланган концерт Казанның Мәскәү районында урнашкан элеккеге Урицкий исемендәге мәдәният йортында булды. Оештыручылар - музыкант-рэпер Ильяс Гафаров һәм аның командасы. Программада – Juna, Gauga, "Һава торышы"  төркемнәре, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев һәм K-Ru буларак рэп җырлаучы Рөстәм.

“Бу яңа сәхнәдә иң беренче концерт. Монда әле бер концертның да булганы юк”, - диде Ильяс Гафаров һәм зур кунакны каршыларга ашыкты. Соңрак көтелгән кунакның Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова булуы ачыкланды. Аны яңартылган мәдәният үзәгендә Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов каршы алды, альтернатив музыка вәкилләре белән ул таныштырды.

Азат Абзалов концерт башланыр алдыннан “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, бу егет-кызлар иҗатын бик яратуын әйтте. Аларга монда эшләргә мөмкинлекләр булуын билгеләп үтте.

Концерт тамашачысы - Бөтендөнья татар яшьләре форумының актив әгъзасы, журналист Гөлназ Бәдретдин Эльвира Камалованың бирегә килүен татар яшьләренең иҗаты белән танышу өчен дип аңлатты. “Мин аны да, Азат Абзаловны да кат-кат чакырдым. Татар музыкантларының иҗатын активрак күрсәтәсе иде. Бәлки җәй көне Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында оештырылган мәдәни чараларда катнаштыру мөмкин булыр”, - ди Гөлназ Бәдретдин.

Концертны популяр яшь җырчы Зәринә Вилданова башлап җибәрде, тамашачыга Резеда Әхиярова белән Ренат харисның "Ак кәгазь" җырын, "Ай җаный, вай җаный" халык җырын һәм үз авторлагындагы яңа җырын тәкъдим итте. Аны сәхнәдә Илгиз Шәйхразиев алыштырды. Тамашачы аеручы аның бәлеш пешерә белмәгән хатын "Светлана" турындагы җырын яратып кабул итте. Илгиз артыннан сәхнәгә К-Ru чыкты....

Искәртеп үтәбез, былтыр үзенең биш еллык беренче юбилеен Yummy Music лейблы шәһәр үзәгендә төнге барларның берсендә уздырган иде. Тамашачы өчен өстәлгә заказ бирү, бар яки басып тору вариантлары гына каралган иде. Быелгы концерт 400ләп урынлы уңайлы залда узды, тамашачы да күбрәк иде. Аншлаг ук булмаса да, халык күп иде.

Мәгълүмат өчен. Казанның Мәскәү районында урнашкан Урицкий исемендәге мәдәният сарае хәзер “Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәге дип атала. Мәдәният йортларын ремонтлау программасы буенча бинага ремонт ясалды. Бина төзелүгә 84 ел һәм анда беркайчан да капиталь ремонт булганы юк.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк