Мәскәүнең "Татар кызы-2018" матурлык һәм сәләтлелек бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Аны Россия башкаласының "Красная Пресня" паркында узган Сабан туенда сайладылар.
Мәскәүнең "Татар кызы-2018" матурлык һәм сәләтлелек бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Аны үткән шимбәдә Россия башкаласының "Красная Пресня" паркында узган Сабан туенда сайладылар. Бу хакта "Ак калфак" оешмасының Мәскәү бүлеге хәбәр итә.
"Татар кызы-2018" Халыкара бәйгесенең финал өлешендә Мәскәү данын 22 яшьлек Адилә Забирова яклаячак.
"Татар кызы" исеме өчен Мәскәүдә 5 туташ ярышкан. Аларга Радик Яруллин, Рәсим Фасыйхов, Наилә Фатехова, Айрат Сафин кебек танылган артистлар бәя биргән. "Халык гүзәле" номинациясендә җиңүчене исә социаль челтәрләрдә тавыш бирү юлы белән ачыклаганнар.
- "Татар кызы-2018" Халыкара бәйгесенең финал өлеше 6 октябрь көнне Казанның "Татнефть Арена" Боз сараенда узачак.
- Быел бәйгенең сайлап алу этабы Россиянең 30 төбәгендә, Казахстан һәм Венгриядә уздырыла. Анда җиңүчеләр финалга юллама ала. Туташлар, 5 мең тамашачы каршында чыгыш ясап, үзләренең татар телен, мәдәниятен, тарихын белүләрен, иҗади сәләтләрен жюрига күрсәтергә тиеш була.
Фото: соцсети
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
31 май 2023 - 15:04
-
30 май 2023 - 12:35
-
29 май 2023 - 16:01
-
28 май 2023 - 12:03
-
27 май 2023 - 11:58
-
26 май 2023 - 15:39
-
26 май 2023 - 11:57
-
25 май 2023 - 11:55
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте