«Мәдәнияттә нәтиҗә икенче көнгә үк була алмый»
Күп кенә проектларыбыз үзаңыбызны формалаштыруга багышланган
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы йомгаклары һәм 2023 елда «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре»нә багышланган брифинг уза. Доклад белән ТР мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясый.
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, ел йомгаклары турында сөйләгәндә, кичектерелгән эффект кебек күренеш барлыгын истә тотарга кирәк: «Мәдәнияттә нәтиҗә икенче көнгә үк була алмый, күпмедер вакыт узарга тиеш. Моны без гел истә тотарга тиеш. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының төп мәгънәсе булып, үзебезнең тамырларыбызны тану тора дип әйтсәк иң дөресе булыр. Кем без, каян килдек, безнең тарихибыз нниди, нинди гореф-гадәтләребез бар – һәр кеше үзе өчен моны аңласа иде.
Күп кенә проектларыбыз үзаңыбызны формалаштыруга багышланган», - диде ул.
Мәдәният министрлыгы телеграм-каналы.
Фото: Татар-информ мәгълүмат агентлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк