Логотип
Хәбәрләр

Май чабу башланды!

4-10 март көннәрендә Россиядә традицион славян бәйрәме − Май чабуны билгеләп үтәчәкләр. Казанда күңел ачу берничә мәйданчыкта узачак, анда шәһәр халкын һәм кунакларын уеннар, бәйгеләр һәм иң мөһиме бә...

4-10 март көннәрендә Россиядә традицион славян бәйрәме − Май чабуны билгеләп үтәчәкләр. Казанда күңел ачу берничә мәйданчыкта узачак, анда шәһәр халкын һәм кунакларын уеннар, бәйгеләр һәм иң мөһиме бәйрәм сые – беленнәр көтә.

«Казан» гаилә үзәге территориясендә боз шәһәрчеге иң масштаблы күңел ачу мәйданчыгы булачак. 9 мартта 11.00 сәгатьтә башланачак программада әкият персонажлары катнашында театральләштерелгән тамаша, балалар һәм өлкәннәр өчен концерт һәм күңел ачу уеннары, такмакчылар бәйгесе, яшьләр биюләре һәм уеннары, шулай ук Масленица карачкысын яндыру йоласы каралган.

Бәйрәмгә килгән һәркем беленнән генә түгел, борынгы рус рецепты буенча әзерләнгән прәннекләрдән дә авыз итә алачак.

Автор: Александра Иванова

Фото: Город Казань KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021