Марат Бәшәров Казан тамашачысы белән дин турында театр телендә сөйләшә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 19 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Марат Бәшәров Казан тамашачысы белән дин турында театр телендә сөйләшә. Бу турыда бүген Камал театрында журналистлар белән очрашуда билгеле булды....
(Казан, 19 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Марат Бәшәров Казан тамашачысы белән дин турында театр телендә сөйләшә. Бу турыда бүген Камал театрында журналистлар белән очрашуда билгеле булды.
Мәскәү мөфтияте, Татарстанның атказанган артисты Марат Бәшәров белән бергәләп, радикаль дини карашларның нәрсәгә китерү турында уйланырга чакыра. Тиздән Камал театры сәхнәсендә “Җан белән сөйләшү. Чиктән чыгып” спектакленең премьерасы башланачак. Спектакль Казанда ике көн күрсәтеләчәк.
Оештыручылар, спектакль алдыннан, журналистлар белән очраштылар һәм репетициянең кайбер өлешләренә күз салырга рөхсәт иттеләр.
“Җан белән сөйләшү. Чиктән чыгып” - моннан ике ел элек куелган “Җан белән сөйләшү. Сөйләшер чак” спектакленең дәвамы - икенче кисәге булып тора. Мәскәү мөфтие, проектның генераль директоры Илдар Аләүтдинов сүзләре буенча, кешелек кыйммәтләрен күрсәткән бу проект киң аудиторияне күздә тотып әзерләнгән.
“Бу спектакль белән безнең кешеләргә рухи күтәренкелек бүләк итәсебез килә. Һәм ул икенче куелышка кадәр җитәр, дип уйлыйбыз. Бөтен техник чаралар да, кешеләр иҗаты да тамашачыга пьесаның тирән мәгънәсен җиткерүгә юнәлтелгән. Без яхшыны яманнан аерырга өйрәтәбез”, - диде ул.
Спектакльдә, кешелекнең мәңгелек кыйммәтләре белән бергә, Сирия темасы да күтәрелә.
“Сирия качаклары белән дә очраштык. Без кешеләргә хак дин артына яшеренгән радикаль идеологиянең нәрсәгә китерүен, куркынычын аңлатырга телибез”, - диде Илдар хәзрәт.
Спектакльнең режиссеры - Татарстанның атказанган артисты Марат Бәшәров. Ул төп рольне дә үзе башкара. Марат бик күп талантлы режиссерлар белән хезмәттәшлек итеп, хәзер тәҗрибәсен үз проектына күчерүен әйтә.
Сценарий авторы - Ренат Абянов. Спектакльнең композиторы - Айдар Хәмзин. Вокаль партияләрне Эльмира Кәлимуллина, Шарип Умханов башкара. Казан куелышында яшь җырчы Илгиз Шәйхразиев та катнаша.
Проектның продюсеры Азат Галәмшин әйтүенчә, проект хәйриячелек хисабына тормышка ашырылган. Спектакль Мәскәүдә Крокус Сити Холлда күрсәтелгән. Билетлары арзан булмаса да, Мәскәү тамашачысында да кызыксыну тудырган. Билетлар сатылган акча хәйриячелек максатларында тотыла, шул исәптән, Сирия качакларына ярдәм итү өчен дә.
Проектның бюджеты - 10 миллион сумнан артыграк. Казанда ул Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән күрсәтелә.
Спектакль Казаннан соң Уфада, шулай ук, Кырымда, Кавказда, Казахстанда һәм Кыргызстанда күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк