Марат Шәйбәковка сихерләү белән яныйлар
Кайвакыт артистларны ерактагы йолдызга тиңлибез, аларны якыннан күрәсе, аралашасы килә. Ләкин кайбер кешеләрнең бу теләге чиргә әверелә, алар җырчыны эзәрлекли, яный башлый. Башкортстанның атказанган...
Кайвакыт артистларны ерактагы йолдызга тиңлибез, аларны якыннан күрәсе, аралашасы килә. Ләкин кайбер кешеләрнең бу теләге чиргә әверелә, алар җырчыны эзәрлекли, яный башлый. Башкортстанның атказанган артисты Марат Шайбәков та әнә шундый сәер кешегә юлыккан.
“Моннан ике ел элек “Вконтакте”да миңа бер кыз язды. Хәлләремне сораган, аннан соң иҗатымны мактап язган. “Туйларга йөрисезме?” дип телефон номерымны сорады. Ә аннары күрешергә тәкъдим итә башлады. Мин хәлнең нидә икәнен шундук аңлап алдым. Ә ул, киресенчә, мине тынычлыкта калдырмыйча, “фотосурәтең аша сине сихерлим” дип куркыта, яный башлады”, – дип сөйләде Марат.
Җырчы сөйләвенчә, әлеге хатын-кыз аны гына түгел, хатын Ләйсәнне дә борчый башлаган. “Ләйсәннең “Вконтакте”дагы аккаунтына “ирегез сезгә хыянәт итә” дип язган. Шушы хәлләр аркасында Ләйсән белән аңлашылмаучанлыклар да булып алды. Стәрлетамакта концерт куйганда, сәхнәгә чәчәк алып менде. Моңа кадәр минем аны күргәнем юк иде, йөзен танытты. Билгеле, мин аның чәчәген ташладым. Кем белгән, бәлки ул сихерле булгандыр?” – ди җырчы.
Чыганак:tatar-today
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
Комментарий юк