Март ае счет-фактураларында программадагы өзеклекләр аркасында хаталар булырга мөмкин

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Казанның Бердәм исәп-хисап үзәге торак-коммуналь түләүләрне исәпләү өчен программа продуктының яңа версиясенә күчте. Яңартылган версиягә күчкән вакытта программадагы өзеклекләр нәтиҗәсендә счет-фактуралардагы күрсәткечләрдә төгәлсезлекләр булырга мөмкин. Бу хакта Казан мэриясе сайтында хәбәр ителә.
Яңа версиягә күчүгә бәйле рәвештә, программадагы өзеклекләр нәтиҗәсендә, март ае өчен счет-фактура кәгазьләрен бастырган вакытта кайбер күрсәткечләрдә хата киткән булуы ихтимал. Моннан тыш, түләүләрне башкарганда штрих-кодларның дөрес укылмавы да мөмкин. Шул ук вакытта, программада вакытлыча килеп туган өзеклек хезмәтләрнең бәясен исәпләүдә һәм фатирга түләү бәясендә чагылыш тапмаган.
Түләү документларында төгәлсезлекләргә юлыккан очракта аларны алыштыру өчен Бердәм исәп-хисап үзәге һәм идарәче компанияләрнең территориаль бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 сентябрь 2023 - 12:32
-
24 сентябрь 2023 - 12:36
-
23 сентябрь 2023 - 12:30
-
22 сентябрь 2023 - 12:34
-
22 сентябрь 2023 - 11:21
-
21 сентябрь 2023 - 09:42
-
20 сентябрь 2023 - 11:08
-
19 сентябрь 2023 - 13:11
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте