Логотип
Хәбәрләр

Мәхәббәткә киртәләр юк!

Гомер дигәннәрең кызык инде: яшисең-яшисең дә, көннәрдән бер көнне үлеп гашыйк буласың. Тормышың тагын да ямьләнеп, матурланып киткәндәй тоела. Юк, тоелмый, ул чыннан да күркәмләнә. Нәкъ менә аларның тормышы кебек. Алар дигәнем – Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов һәм аның хәләле Ләйсән ханым. Үзләре белән күрешеп сөйләшергә насыйп булды бит әле...

Редакциягә килеп кергән бу матур парга карагач та, шундук «мәхәббәт яшьлектә генә була дип уйлаган идем, ул яшьне сорап тормый икән!» дип уйладым. Аларның бер-берсенә яратып каравы, үзара сөйләшүләре сокландырды. - Без Ләйсән белән театрда таныштык, дип башлады сүзен Рөстәм абый. – Мин спектакльгә чакыручы икенче кыңгырауга кадәр курайда уйныйм. Гадәттәгечә шулай залны моңга күмеп басып торам – бер матур ханым яныма килеп басты. Йомшак кына тавышы белән: «Тагын уйнагыз әле?» – дип сорады. Мине бигрәк тә «Ә сез кем буласыз?» дигән соравы гаҗәпләндерде. Татар дөньясында иҗатым күпләргә таныш булгач, ул да мине белеп эндәшкәндер дип уйладым. Минем җырларымны интернеттан карап-күзәтеп барсын әле, дип бу ханымга визиткамны суздым...

– Ләйсән ханым, әлеге очрашу сезнең күзлектән ничек булды икән?

– Мин театрга йөрергә бик яратам! Хәзер тагын да ныграк яратырмын ахры (елмая). Фойеда курай уйнап торучы берәүне тизрәк видеога төшерә башладым. Моңарчы аның иҗаты белән якыннан таныш түгел идем. Телефон номерларын алышкач, сөйләшеп йөри башладык. Ышанасызмы, беренче шалтыратышканда 50 минут сөйләшкәнбез. Уртак темалар шулай күп булган ки, вакыт узганы сизелмәгән дә... Бер ел аралашып йөргәннән соң, өйләнештек. Аллага шөкер, матур яшибез.

– Сез үзегез кайсы яктан?

– Мин Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы кызы. Һөнәрем буенча – укытучы, бүгенге көндә студентларны укытам.

– Сезне беренче күргәч, психолог түгелме икән, дип уйлаган идем.

– Ә миңа күпләр шулай ди! «Синнән шәп психолог чыгар иде!» – дип шушы юнәлештән дә китәргә тәкъдим итәләр. Бүгенге көндә психология белән кызыксынам, китаплар укыйм. Кешенең эчке дөньясын өйрәнү гаять кызыклы.

Эчке дөнья дигәннән, ничек уйлыйсыз, сезнең икегезне нәрсә берләштерә, якынайта икән?

Ләйсән: Рөстәм бик акыллы – шундый күп белә, миңа аның белән бик кызыклы. Дөресен әйткәндә, һәркөнне ниндидер яңалык беләм.

Рөстәм: Безне бер дулкында булу берләштерә дип саныйм. Ул яраткан әйберләрне мин, мин яратканнарын ул ярата. Аралашуда бернинди кытыршылык юк.

Гадәти бер көнегезне сөйләгез әле, ничек үтә ул?

Ләйсән: Безнең иртән уянуга көндәлек план төзелгән була инде. Көн азагында «Бүген утырып торырга да вакыт булмады», – дибез. Без милли китапханәгә еш барабыз. Бигрәк тә Роберт Миңнуллин китабын яратып укыйбыз.

Рөстәм: Бергә театр, концертларга йөрибез. Велосипедта, самокатта чыгабыз. Мин үзем бильярд уйнарга яратам – үземнең профессиональ кий бар.

Бер-берегезне телефонга ничек язып куйдыгыз?

Рөстәм: «Мәхәббәтем Ләйсәнем».

Ләйсән: «Бәхетем».

Туган якларга – Минзәләгә кайтасызмы, Рөстәм абый?

Сабан туена туган авылым Бикбауга кайтып килдек. Нигездә кайтыр кешем калмады инде. Аю авылында туганнарым яши. Әнинең туганы Рәзимә апаның 3 кызы – Зөлфидә, Зөләйха, Зөлфирә белән очрашып торабыз. Алар үзешчән сәнгать белән кызыксыналар – җырлыйлар да, шигырь дә сөйлиләр. Зөлфидә 45 куплетлы шигырь сөйләсә, Зөләйха апа җырлый – репертуары минекеннән дә күп (көлә). Хәлфин абыем да мәҗлесләрдә җырларга ярата.

Җыр – сезнең гомер юлдашы дисәм дөрес булыр...

Минем гел җырчы буласым килде. Авылга җырчылар концерт белән еш килә иде. Мәсәлән, мин Илһам Шакировның 26 яшьлек чагын хәтерлим. Әлфия Авзалова белән бер бригадада килеп концерт куйганнар иде.

Минем нәкъ менә шушы юлны сайлаганыма бер генә дә үкенечем юк. Аның каравы, бер үкенеч бар икән – авылда музыка мәктәбе юк иде. Аннары, мин музыка училищесына армиядән кайткач кына кердем. Дүрт ел укыганнан соң, консеваториядә биш ел укып чыктым. Аны тәмамлаганда миңа инде 31 яшь иде. Шуннан соң Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләдем. Ун елга якын Казан дәүләт мәдәният институтында вокал дәресләре укыттым. Хәзер дә вокал дәресләре алып бару буенча үземне оста дип беләм. Теләге булганнар өчен шәхси вокал дәресләрен бик шатланып башкара алам.

Рөстәм абый, хәзер белемсез килеш җырчы буларак танылган кешеләр артып китте әле...

Хәзер барысы да акчага корылган бит, бары тик акча хәл итә. Җырның сыйфаты беркемгә кирәкми шикелле. Тамашачы да шулай кабул итә башлады кебек. Дөрес, классик әсәрләрне күп кеше аңлап бетерми, һәркемнең үз зәвыгы. Шәхсән үзем җыр сәнгатенең бөтен кагыйдәләренә туры китереп җырлаган кешене генә җырчы дип исәплим. Андыйлар бар, әмма бик сирәк. Һәр өченче кеше булдыра алган әйбер ул сәнгать түгел.

– Тормышта дусларыгыз күпме?

– Яши-яши, дуслар кими бара инде ул. Мин Георгий Ибушев белән дус, бергә җырлар иҗат иттек. Безне дошманлаштырырга тырышучылар да булды. Әмма дуслыгыбыз нык, шөкер. Хәзер инде тормыш дустым Ләйсән бар. Мин яратып яшим аны. Көнчеләр «сөенмәсен» әле!

– Хәзерге вакытта нинди яңалыкларыгыз бар?

– Студиядә ике җыр яздырдык. Җырның тексты да, музыкасы үземнеке. Якын киләчәктә «Тәртип» радиосыннан ишетергә мөмкин булачак.

Быел сезнең шәхси күркәм бәйрәм – 75 яшьлек юбилей! Билгеләп үтәргә ниятлисезме?

Әлегә юбилейны ни рәвешле үткәрәчәгебез билгеле түгел, ниятләр зурдан. Бу көннәрдә ял итәргә барырга җыенабыз.

Әңгәмәбезне шундый сорау белән тәмамлыйсы килә: Сезгә тормыш нинди дәрес бирде?

Ләйсән: Бер-береңә юл куярга өйрәнү, тыңлау, хөрмәт итү бик мөһим икәнен өйрәтте.

Мин, гомумән, бөтен тормышымны үзем корган кеше. Беркемгә дә минем белән идарә итәргә юл куймадым. Ә монда Рөстәм, каршыма чыгу белән, күз карашы белән кадаклап куйгандай булды. Минем нишләптер аңа буйсынасым килде. Көчле булып арыган вакытымда очрады ул. Яшермим, кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылар да, хәтта нәкъ шул чорда бик каты артымнан йөрүчеләр дә бар иде. Ләкин берсе дә Рөстәм кебек елмаеп юмор белән дә, тыйнак акыл белән дә буйсындыра алмады… Мин берүзем улымны аякка бастырдым, хәзер инде ул КГМУның бишенче курсында кардиохирургка укый, имтиханнарын «5»кә генә тапшырды. Мәктәпне дә алтын медаль белән тәмамлаган иде. Әти-әни бәхетле булса, балалар икеләтә бәхетле була.

Рөстәм: Мин инде мәхәббәт барлыгына ышанмый идем. Ә бар икән ул... Шушы яшемдә гашыйк булып куйдым! Иҗатка килгәндә, әле барысы да алда – җырлар иҗат ителә, тамашачыма җиткерелә. Хәзер матур яшәргә кирәк. Иң мөһиме – сәламәтлек нык булсын.

 

Менә шундый матур уйлар белән гомер итә алар. Ә мин мәхәббәтнең кешене үзгәртә алуына Рөстәм абыйга карагач та инанган идем инде: атлап йөрешләре дә нәкъ егетләрнеке төсле, тавышы хөр, үзенә бер дә 75 яшь димәссең! Янәшәсендә чәчәк кебек Ләйсәне булганга сөенеп бетә алмый ул. Әле туган көннәрдән соң, ял итәргә барырга ниятлиләр – хәзер чемодан тутыру белән мәшгульләр. Аларга хәерле юллар теләп саубуллаштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк