Медведев пенсия яшен арттыруның төп сәбәбен әйтте
Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев «Вопросы экономики» журналына пенсия яшен арттыру турында фәнни мәкалә язган. «Без 1930 елда гамәлгә куелган пенсия яшен бүгенге көнгә кадәр үзгәртмичә килдек...
Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев «Вопросы экономики» журналына пенсия яшен арттыру турында фәнни мәкалә язган.
«Без 1930 елда гамәлгә куелган пенсия яшен бүгенге көнгә кадәр үзгәртмичә килдек. Шуңа күрә күптәнге нормаларны кулланып эш итә алмыйбыз» - дип яза ул.
Медведев билгеләп үткәнчә, пенсия яшен арттырудан килгән барлык финанс та пенсионерларның керемен арттыруны тәэмин итүгә китәчәк. Әгәр 2018 елның башында эшкә сәләтле 1 мең кешегә 450 пенсионер туры килсә, 2036 елга аларның саны 550 гә кадәр артырга мөмкин. Медведев проблеманың чишелешен өч юлда күрә: пенсия системасына түләнәсе тариф дәрәҗәсен үстерү, пенсиянең реаль дәрәҗәсен төшерү яисә пенсия яшен арттыру.
«Пенсия системасында үзгәрешләр кертмәгән очракта 2024 елга 6 миллион кеше югалтырга мөмкинбез. Пенсия яшен арттыру эшсезлек проблемасын хәл итү өчен дә кирәк» - дип мисал китерә министр.
Белгәнебезчә, 4 октябрьдә РФ президенты Владимир Путин пенсия реформасы турындагы законга кул куйды. Ир-атлар – 65, ә хатын-кызлар 60 яшьтән соң лаеклы ялга чыгачаклар.
Рәфидә Галимҗанова
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк