Меган Маркл «түгәрәкләнгән»
Узган җомга Евктерина II патшабикә гаиләсендә зур бәйрәм булып узды. Евгения исемле оныгы кияүгә чыкты. Патшалык әгъзалары һәрвакыттагыча журналист һәм фотографларның зур игътибары астында булды. Әгәр...
Узган җомга Евктерина II патшабикә гаиләсендә зур бәйрәм булып узды. Евгения исемле оныгы кияүгә чыкты. Патшалык әгъзалары һәрвакыттагыча журналист һәм фотографларның зур игътибары астында булды. Әгәр дә берәр ел элек принц Уильямның тормыш иптәше Кейт Мидлтон кием стиле, тышкы кыяфәте белән кызыксынып язсалар, бүген принц Гарриның хатыны Меган Марклны «тикшерәләр». Бөтен дөнья аның нәрсә киюен, бәбигә узу-узмавын сөйләшеп туймый.
Ике принцесса да искиткеч матур, үрнәк булырлык итеп зәвыклы киенә белә. Меган Маркл туйга танылган модельер теккән куе зәңгәр төстәге күлмәк кигән. Әмма журналистларны аның күлмәк төсе түгел, ә күбрәк чиркәүгә кергәч тә, пәлтәсен салмавы шикләндерде. Бәлки түгәрәкләнеп килүен күрсәтәсе килмидер, дигән сүзләр дә булды.
Бу имеш-мимешләрне укыганнан соң, ярый әле патша гаиләсендә тумаганмын, дип куясың. Минем «түгәрәкләнүем» үземне генә борчый...
Автор: Зилә Хөснетдинова
Фото: Инстаграм @peopletalkru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк