Миңнеханов: ТАССР 100 еллыгы заманча дәүләтчелекнең башлангычы турында искәртә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Дәүләт Советының яңа чакырылышына беренче тапкыр еллык Юлламасында республиканың тиздән ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәчәген искәртте. Ул бу да...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Дәүләт Советының яңа чакырылышына беренче тапкыр еллык Юлламасында республиканың тиздән ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәчәген искәртте. Ул бу дата аркылы республикага нигез салыну тарихына игътибар юнәлүен әйтте.
Президент бу бәйрәмнең федераль дәрәҗәдә үтәчәген билгеләп үтте. «Бу датаны бәйрәм итү турында федераль карар өчен без Россия Президентына рәхмәтле», - диде Миңнеханов.
«ТАССРның 100 еллык юбилее безнең игътибарны республикага нигез салынуга һәм заманча дәүләтчелегебез башлануга юнәлтә», - диде ул.
Президент бәйрәм чараларының тиздән республиканың барлык даирәләрендә башлануын хәбәр итте. Шул исәптән мәдәният хезмәткәрләреннән игътибарны җәлеп итәрлек эшләр көтелүен әйтте.
Президент шулай ук тиздән композиторлар Җәүдәт Фәйзинең, Салих Сәйдәшевның, язучы һәм драматург Нәкый Исәнбәтнең юбилейлары билгеләп үтелергә тиешлеген искәртте. «Бу түгәрәк даталар бөек ватандашлар иҗаты аша күпмилләтле халкыбызның бай иҗади һәм рухи тормышын ачу мөмкинлеген бирә», - диде Миңнеханов.
Автор: Алсу Исмәгыйлева
Фото: Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк