Миләүшә Айтуганова Казан кинофестивале хакында
Миләүшә Айтуганова Казан кинофестиваленең тамашачыны тәрбияли алмавын таныды Казан, 9 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган кинопродюсер Миләүшә Айтуганова тамашачыны тәрбияләү мөмкин т...
Миләүшә Айтуганова Казан кинофестиваленең тамашачыны тәрбияли алмавын таныды
Казан, 9 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган кинопродюсер Миләүшә Айтуганова тамашачыны тәрбияләү мөмкин түгеллеген таныды. “Тамашачыны тәрбияләү мөмкин түгел, кинофестивальнең оештыру комитеты моны эшли алмый", - диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә.
" Мин өченче ел кинофестивальнең директоры булып эшлим, өченче ел миңа “тамашачыны тәртипкә салу турында” шул ук сорауны бирәләр", - ди кинопродюсер.
Миләүшә Айтуганова кинофестивальнең конкурс программасына кертелгән һәм конкурстан тыш күрсәтелгән фильмнарның быел да түләүсез күрсәтеләчәген әйтте. “Ә менә кайбер иҗади очрашуларга билет сатылырга мөмкин. Бу мәсьәлә буенча министр белән сөйләшербез, - диде ул. – Әмма былтыр түләүле очрашулар идеясе дә барып чыкмады. Марат Башаров белән очрашуга билетлар әзерләгән идек, алар аз сатылды һәм безгә шул ук тамашачыны түләүсез кертергә туры килде”.
“14 ел эчендә фестиваль тамашачысы түләүсез фильм карарга өйрәнде. Хәзер бу психологияне үзгәртүе бик авыр. Тамашачының термосларсыз килүен дә тәэмин итә алмыйбыз. Ни кызганыч, әмма бу шулай”, - диде ул.
Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында Ирина Алферова, Михаил Пореченков, Камил Ларин, Марат Башаров, Эммануил Виторган белән очрашулар каралган. Шулай ук Канн кинофестиваленең төп конкурсында катнашкан «Ласковое безразличие мира» фильмының режиссеры Адилхан Ержанов, фильмның куючы операторы Казан егете Айдар Шәрипов белән очрашу планлаштырыла.
- Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр уздырыла.
- Төп конкурс “Ривьера” күңел ачу комплексының биш залында күрсәтелсә, параллель программадагы фильмнар “Мир” кинотеатрында була. Параллель программаларда монгол, мисыр, һинд һәм япон фильмнары тәкъдим ителәчәк. Конкурстан тыш программалар да каралган. Шундыйларның берсе – балалар киносы программасы.
- татар-информ
-
Фото: Султан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк