Миләүшә Айтуганова Татарстанда кино челтәрен үстерергә вәгъдә итә

Бүген республикада муниципаль кино прокаты белән шөгыльләнүчеләр 2017 елгы эшләренә йомгак ясады.

Татарстан киносы мөмкин кадәр үз кулланучысына якынаерга омтыла. “Кино һәр авылга барып җитәргә тиеш. Мин кино тармагына килгәндә үз алдыма шундый бурыч куйдым”, - диде бүген Миләүшә Айтуганова коллегаларына - муниципаль киноучреждение җитәкчеләренә.

Бүген республикада муниципаль кино прокаты белән шөгыльләнүчеләр 2017 елгы эшләренә йомгак ясады. Татарстан кино челтәренең үсеш перспективалары турында “Татар-информ” хәбәрчеләре дә тыңлады.

Республиканың дәүләт киночелтәрендә 2017 ел дәвамында 15 000 тапкыр фильмнар күрсәтелеп, аларны 286 600 тамашачы караган. Миләүшә Айтуганова кино күрсәтүнең дәүләт заказы булуын билгеләп үтте. Ул Татарстанда кино челтәре башка республикаларга караганда ныграк саклануын, халык тарафыннан кызыксыну булуын әйтте. Дөрес, прокатчиклар Татарстан тамашачысының “Казан кинофестивале кайтавазы”на игътибары җитмәвен дә таныйлар.

Миләүшә Айтуганова республикада эшләп килгән "Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда мәдәниятне үстерү" дәүләт программасында кинематография үстерү буенча подпрограмма әзерләнүен әйтте. Моңарчы Программада “Татаркино” чыгымнары гына каралган булса, хәзер кинематография үсеше биш позициядә чагыла. Беренчесе - фильмнарга хокук чыгымнары. Районнарда муниципаль киноучреждениеләрдә кинофильмнар көнгә өч тапкыр күрсәтеләчәк. Икенче – фильмнар төшерү. Өченче пунктта “Татаркино” филиалларын һәм муниципаль кино учреждениеләрен кино күрсәтү җайланмалары белән тәэмин итү. Комплектка автомобильдән башлап бөтен кирәк-ярак керә. Дүртенчесе – авыл һәм район мәдәният йортларын кино күрсәтү җайланмалары белән тәэмин итү. Миләүшә Айтуганова авыл клубларына 600 мең сумлык җайланма кирәклеген, проектор, экран һәм башкалар керүен әйтте. Тагын бер әһәмиятле позиция – районнардагы кинотеатрларны ремонтлау. Ел саен икешәр кинотеатр ремонтланырга планлаштырылачак. Программа 2020 елга кадәр каралган.

Миләүшә Айтуганова районнарда күрсәтү өчен ике Мисыр фильмын тәкъдим итте. Аларга хокуклар рәсмиләштерелгән, тәрҗемә ителгән һәм тавышландырылган. Болар - “Женский день” фильмы һәм “Наш проповедник” фильмнары. Беренчесе 8 мартта күрсәтелергә тәкъдим ителсә, икенчесе рамазан аенда күрсәтеләчәк. 

Татар-Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
538
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мине алдау җиңел түгел!"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
283
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
675
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
685
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
662
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1155
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы