Миләүшә Хабетдинова «Минем Такташ» операсында шагыйрь исеменә зыян килмәсен дип борчыла
Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова «KazanOperaLab» иҗат лабораториясе кысаларында татар яшьләре чыгарган «Минем Такташ» операсында шагыйрьнең исеменә зыян китерә торган фактлар фальсификациясе булмас...
Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова «KazanOperaLab» иҗат лабораториясе кысаларында татар яшьләре чыгарган «Минем Такташ» операсында шагыйрьнең исеменә зыян китерә торган фактлар фальсификациясе булмасын дип борчыла. Ул бу фикерләрен ТР мәдәният министрлыгында «KazanOperaLab» иҗат лабораториясендә катнашучылар белән үткән матбугат конференциясендәҗиткерде.
Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова Такташның нәсел дәвамчылары булган гаилә вәкиле буларак, авторларының үзләренә мөрәҗәгать итмәвенә борчыла. «Такташ беренче рәттәге шагыйрьләрнең берсе. Милли материал «саргаймасын» иде», ди ул.
Миләүшә Хабетдинова Такташ исеме белән сак булырга кирәклеген, Казанда аның йортының да сакланмавын, яңа гына куелган Такташ һәйкәленә төзекләндерү соралуын искәртеп үтте.
Февраль аенда Тинчурин театрында «Sforzando» башкару сәнгатен үстерү фондының “KazanOperaLab» иҗат лабораториясе эшләре тәкъдим ителәчәк. Проект кысаларында өч спектакль чыгарыла. Болар - «1+6», «Бледно-голубая точка» һәм «Минем Такташ» опера спектакльләре.
Ильяс Камалның Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосына язылган «Минем Такташ» операсын Лилия Әхмәтова сәхнәләштерә. Операда Такташ партиясен Артур Исламов, Шагыйрь хатынын Эльза Исламова, яшь шагыйрьне Илгиз Мөхетдинов башкара. Опера« Sforzando» яшьләр оркестры белән берлектә башкарыла. Дирижер – Ильяс Камал үзе.
Фото: Султан Исхаков, Владимир Васильев
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк