«Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасы эшли башлый
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге 2018 елның 1 июнь - 9 июнь көннәрендә «Милләте...
(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге 2018 елның 1 июнь - 9 июнь көннәрендә «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасын оештыра. Смена «Волга» яшьләр үзәге базасында (Боровое Матюшино бистәсе) үтәчәк. Бу хакта «Идел» яшьләр үзәге хәбәр итә.
«Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.
Быелгы беренче профильле сменада Россиянең 13 төбәгеннән 80 баланың ял итүе көтелә.
«Милләтебез хәзинәләре» программасы кызыклы һәм бай эчтәлекле. 9 көн дәвамында балаларга татар теле дәресе укытыла. Музыка, актерлык осталыгы, кул эшләре буенча оештырылган иҗат остаханәләрендә алар яңа һөнәрләргә өйрәнә. Моннан тыш татарча бердәм диктант язу, башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр оештырыла. Шулай ук «Россия – минем тарих» тарихи паркына һәм Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма театрына бару да каралган.
Смена дәвамында үткәрелгән «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» кебек бәйгеләрдә балалар үзара көч сынаша, иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыра. Лагерь кысаларында үткәрелгән һәрбер чарада яшь милләттәшләребез якыннан халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныша.
Әлеге проект регионнарда яшәүче татарлар арасында бик популяр. Инде берничә ел рәттән Новосибирск һәм Төмән шәһәрләрендә җирле сменалар да үтә башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Комментарий юк