Милли музей студентлар өчен бәйрәм оештыра
(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). 25 гыйнвар көнне Татарстан Милли музеенда 14:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр “Музейда Татьяна көне" (“Татьянин день в музее”) дигән чара оештыра. Бу х...
(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). 25 гыйнвар көнне Татарстан Милли музеенда 14:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр “Музейда Татьяна көне" (“Татьянин день в музее”) дигән чара оештыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Милли музееның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итте.
“Студентлар өчен махсус оештырылучы әлеге проект, музейда һәр ел уза, - диде Руфия Мөхетдинова. - 1755 елның нәкъ шушы көнендә патша Елизавета Петровна “Мәскәү университетын оештыру турында”гы Указга кул куя. Шуннан бирле Татьяна көне рәсми рәвештә университет көне булып китә. Изге Татьяна студентларның яклаучысы булып санала. Шунысын да әйтергә кирәк, борынгы “Татиана” исеме грек теленнән тәрҗемә иткәндә “оештыручы хатын-кыз” дигәнне аңлата”.
Безнең көннәрдә бу бәйрәм студент традицияләрен, университет тормышындагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерү уңаеннан оештырыла. Татарстан Милли музее быел яңа программа әзерләгән. Күбрәк мәктәп укучылары, булачак студентлар өчен кызыклы чара, яшьләрне университетка керергә ымсындырачак. 25 гыйнвар көнне музей кунаклары “Галим язмалары...” дигән квест-уенда катнаша алачак. Музей фондларында сакланучы кызыклы экспонатлар да яшьләр игътибарына тәкъдим ителә.
Студентларга һәм Татьяналарга 25 гыйнварда музейга керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк