Милли сәясәтне тормышка ашыруда матбугатның һәм рәсми сайтларның роле билгеләнде
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда милли сәясәтне тормышка ашыру һәм татар халкының милли бердәмлеген саклап калу юнәлешендә мәгълүмат чараларын нәтиҗәлерәк файдалану ки...
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда милли сәясәтне тормышка ашыру һәм татар халкының милли бердәмлеген саклап калу юнәлешендә мәгълүмат чараларын нәтиҗәлерәк файдалану кирәк. "2014-2020 елларда Татарстан дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” һәм “Татар халкының милли бердәмлеген саклап калу (2014-2019 еллар)” дәүләт программаларын 2017 елда тормышка ашыру нәтиҗәләренә багышлап Татарстан мәдәният министрлыгында үткәрелгән утырышта катнашучылар шушы фикерне билгеләп үтте.
Аерым алганда, “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгына шушы максатлардан 14 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов милли сәясәт өлкәсендәге эшчәнлек буенча чыгыш ясады.
Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати агарту ягыннан эшчәнлегенә килгәндә, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров мәгълүмат тарату өлкәсендә рәсми сайт ролен билгеләп үтте. Конгресс сайтында Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар һәм татар иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге турында ай саен 250 язма басылып чыга. Ә сайтка көненә1000 чамасы кеше керә. “...Ата-бабаларыбызның мәдәни-тарихи мирасын һәм татар халкының хәзерге заман үсешен киң яктырту максатыннан ел дәвамында “Халкым минем” Бөтенроссия татар басмасы нәшер ителә. 2017 елда ул 1000 данә тираж белән айга бер тапкыр чыкты”, - дип дәвам итте үз чыгышын Данис Шакиров. Чыгышта газетаның нинди бәягә төшүе турындагы мәгълүмат яңгырамады
Иҗтимагый совет әгъзасы булган әдәбиятчы Фоат Галимуллин 1000 данә газетаның бик аз булуын билгеләп үтте. Әлеге фикерне башка катнашучылар да актив хуплады. Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов яңаларын булдырудан бигрәк, моңарчы чыккан һәм укучылар арасында киң таралган матбугат чараларын активрак куллануны хуп күрә. Ул мисал итеп “Татарстан яшьләре” газетасын билгеләп үтте.
“Дәүләт программасы кысаларында газеталар, журналлар чыгарабыз диләр. Болар бик кыйммәтле позицияләр, күп регионнарда ул юк. Бездә алар бар һәм нәтиҗәләре күренә. Башка регионнар тәҗрибәсен дә өйрәнү кирәк, - дип үз фикерен әйтте Татарстан Дәүләт советы депутаты һәм Татарстан халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов. - Хәзер башка төрле механизмнар да бар. Татарстан ассамблеясе сайтын көненә 1300-1400 кеше, Бөтендөнья татар конгрессы сайтына 1000 кеше керә икән. Теләсә нинди актив блогерның 600 һәм аннан да күбрәк язылучысы була. Димәк, ике блогер бернинди финансларсыз да шул эшне башкара. Без дә үз эшчәнлегебезне шушы рельсларга күчерәбез”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк