Милли Шура рәисе Татарстан халкын 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады
(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан халкын 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белә...
(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан халкын 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Барыгызны да 1 нче Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Инде бер гасырдан артык Беренче май бәйрәме дөньядагы укытучыларны, табибларны, төзүчеләрне, игенчеләрне һәм башка бик күп төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәме яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч булып торсын. Әлеге җылы яз көннәре дуслар һәм якыннар белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Кулы эш белгән, хезмәт сөйгән кеше беркайда да югалмый ул. “Хезмәт төбе - хәзинә”, - ди татар халык мәкале. Барыгызны да бәйрәм белән", диелгән әлеге котлау текстында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк