“Мин сине беләм” фотокүргәзмәсе ачыла

18 июньдә “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә “Мин сине беләм” ("Я тебя знаю") фотокүргәзмәсе ачылачак , дип хәбәр итә оештыручылар.
Экспозициядә 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшь фотографларның “Архидети” фотография остаханәсе барышында төшерелгән эшләре тәкъдим ителәчәк. Бу күргәзмә - балалар өчен мондый форматтагы беренче тәҗрибә. Фотографларга һәр портрет өчен 10 минут вакыт бирелгән. Барлык сурәтләр тагибый яктылык белән тәрәзә янында һәм аклы-караллы режимда төшерелгән.
Яшүсмерләр алдында - кеше турында күбрәк белү, аны тасвирлый торган мизгелне тотып алу, таныш булмаган кеше белән аралашу, аңа сораулар бирү бурычы куелган була. Иң истә калган мизгелләр төшерүдән соң эшләнелеп беткән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2023 - 11:58
-
26 май 2023 - 15:39
-
26 май 2023 - 11:57
-
25 май 2023 - 11:55
-
24 май 2023 - 11:51
-
23 май 2023 - 11:54
-
22 май 2023 - 11:53
-
21 май 2023 - 12:39
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте